Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тозлы помидор рецептлары

Лениногорск районының "Заман сулышы" газетасыннан помидор тозлауның берничә рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Тозлы помидор рецептлары
БАЛЛЫ ПОМИДОР
3 литрлы банкага сарымсак, укроп, кара борыч, 2-3 данә лавр яфрагы һәм помидорлар салабыз. Һәр помидорның төбенә тишек ясыйбыз. Болар өстенә кайнап чыккан су коеп, 5-10 минут тотабыз һәм аны кастрүлгә бушатып шуннан маринад ясыйбыз. 1,5 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы бал салып кайнатып чыгарабыз, ахырдан 1 чәй кашыгы уксус эссенсиясе өстибез. Банкаларны тимер капкач белән каплап, суынганчы төреп тотабыз.

САРЫМСАКЛЫ ПОМИДОР
Помидорларның зурлыгына карап, икегә йә дүрткә бүләбез һәм 1 литрлы банка төбенә тезәбез, аннан телемнәргә бүленгән сарымсак салабыз. Һәр катламны шулай помидор белән сарымсакны аралаштырып тезеп чыгабыз. Һәм өстенә кайнар маринад коябыз. Маринад болай ясала:
3 литр суга 0,5 стаканнан кимрәк тоз, тулар-тулмас бер стакан шикәр комы, 10ар карлыган һәм чия яфраклары салып кайнатабыз, ахырдан 1 чәй калагы уксус эссенсиясе өстибез. Бер литрлы банканы сулы чиләккә утыртып, 10-15 минут кайнатып алабыз да тимер капкач белән каплап куябыз.

ТЕЛНЕ ЙОТАРЛЫК ПОМИДОРЛАР
Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбенә туралган яшел тәмләткечләр петрушка, укроп, 2-3 төш сарымсак салып, банканың яртысына кадәр помидор тутырам. Аннан соң башлы суганны боҗралап турап салам. аның өстенә янә помидорлар салам. өстенә кайнап торган суны коям да, маринад әзерләгәнче тотам.

Маринад өчен: 3 литр суга 3 аш кашыгы тоз, 7 аш кашыгы шикәр комы, хуш исле борыч, 5-6 кара борыч салып кайнатып чыгарам. Банкадагы суны түккәннән соң 3 аш кашыгы чистартылган көнбагыш мае, 3 аш кашыгы 9 процентлы уксус салып, маринадны коям. Банкаларны яңадан сулы кәстрүлгә утыртып 15 минут стерильләштереп алырга да була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100