Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Телеңне йотарлык, дамы?" Рифат Фәттаховның әнисеннән мишәр пәрәмәчләре рецепты

"Кемнең данлыклы мишәр пәрәмәчләреннән авыз иткәне бар?" - дип сораган Рифат Фәттахов. Җавапны көтмичә, әнисеннән "фирменный" рецепт тәкъдим иткән.

news_top_970_100
"Телеңне йотарлык, дамы?" Рифат Фәттаховның әнисеннән мишәр пәрәмәчләре рецепты
Рифат Фәттахов бу пәрәмәчләрне әнисе, хатыны һәм сеңлесе белән бергәләп пешергән.

Камыр өчен: 0,5л сөт, 1-2 йомырка, 50 г май (сугым мае булса яхшырак), 10 г коры чүпрә, 1 аш кашыгы майонез, 800 г. он (якынча)

Эчлек өчен: 700 г. сугым ите (сыер ите дә ярый), 1-2 баш суган, тәменчә тоз, борыч.

Барлык ингредиентларны кушып камыр басарга. Ул кабарган арада (30 мин) иттән фарш ясарга, суганны бик вак итеп турап фаршка кушарга. Тоз-борыч салып, бик яхшылап болгатырга. 

Эчлек әзер!

Камырны вак кисәкләргә бүлеп түгәрәкләп җәяргә. Диаметры якынча 8-10см. Бу түгәрәкләр уртасына 50-60 г чамасы эчлек салып чыгарга. Матурлап бөрергә.

Пәрәмәчләрне яртылаш күмелерлек итеп табага үсемлек мае салырга. Кызган майга гына пәрәмәчләрне тезеп әкрен утта һәр ягын якынча 3-5 минут кыздырырга. Пәрәмәчләр әзер!

"Телеңне йотарлык, дамы?" - дип мишәрчә шаяртып та алган Рифат Фәттахов.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле көннәр! Кемнең данлыклы МИШӘР ПӘРӘМӘЧЛӘРЕННӘН авыз иткәне бар? Телеңне йотарлык , дамы? Безнең продюсер @r_fattakhov_ әнисе, хатыны һәм сеңлесе белән бергәләп махсус сезнең өчен шул пәрәмәчләрне пешерде! Рецепты белән бүлешәбез: Камыр өчен: 0,5л сөт, 1-2 йомырка, 50г. май(сугым мае булса яхшырак), 10г. коры чүпрә, 1 аш кашыгы майонпз, 800 г. он (якынча) Эчлек өчен: 700 г. сугым ите(сыер ите дә ярый), 1-2 баш суган, тәменчә тоз,борыч. Барлык ингридиентларны кушып камыр басабыз.Ул кабарган арада (30 мин) иттән фарш ясыйбыз,суганны бик вак итеп турап фаршка кушабыз.Тозлап-борычлап бик яхшылап болгатабыз. Эчлек әзер! Камырны вак кисәкләргә бүлеп түгәрәкләп җәябез.Диаметры якынча 8-10см.Бу түгәрәкләр уртасына 50-60 г.чамасы эчлек салып чыгабыз.Матурлап бөрәбез. Пәрәмәчләребез яртылаш күмелерлек итеп табага үсемлек мае салабыз.Инде кызган майга гына перемәчләрне тезеп әкрен утта һәр ягын якынча 3-5 минут кыздырабыз. Пәрәмәчләр әзер! Сүз уңаеннан, барчагызны да халыкара пешекчеләр көне белән! #вагаповфест #секретытатарскойкухни #рецепты #нижгар #рифатфаттахов #мишэрлэрем #азатабитов #фирдэвескэй

Публикация от Вагаповский фестиваль (@vagapovfest)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100