Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тавыкны җиңдә пешерү рецепты һәм лайфхак

Журналист, драматург, язучы Сөмбел Гаффарова махсус җиңдә тавык пешерү сере белән уртаклашкан.

news_top_970_100
Тавыкны җиңдә пешерү рецепты һәм лайфхак
Тавыкны җиңдә пешерү рецепты плюс ЛАЙФХАК! 

Зур кастрюляга 0,5 кг тоз салабыз да, тавык түшкәсен урнаштырабыз. Бер-ике сәгать торса шулай, яхшы.

Маринад: 
* 4 тырнак туралган сарымсак;
* 0,5 чәй кашыгы бал;
* 0,5 чәй кашыгы тоз;
* 1 чәй кашыгы бәлзәм соусы;
* бераз үсемлек мае;
* бераз төелгән кара борыч. 

Шушы катнашма белән тавыкны ышкыйбыз, эченә туралган алма тыгып калдырабыз.

Махсус җиңгә салып төйнибез дә, духовкага берәр сәгатькә куябыз.

Бик тәмле, йомшак ит була!

Лайфхак: җиңдәге сыекчаны зур булмаган банкаларга яки контейнерларга агызып, морозилкада катырыгыз. Алга таба поджарка яки рагу пешергәндә өстәгез. Карабодай боткасына да ярый! Бик тәмле!

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Тавыкны җиңдә пешерү рецепты плюс ЛАЙФХАК! Зур кастрюляга 0,5 кг тоз салабыз да, тавык түшкәсен урнаштырабыз. Бер-ике сәгать торса шулай, яхшы. Маринад: *4 теш туралган сарымсак; *0,5 чәй кашыгы бал; * 0,5 чәй кашыгы тоз; * 1 чәй кашыгы бәлзәм соусы; * бераз үсемлек мае; * бераз төелгән кара борыч. Шушы катнашма белән тавыкны ышкыбыз, эченә туралган алма тыгып калдырабыз. Махсус җиңгә салып төйнибез дә, духовкага берәр сәгатькә куябыз. Бик тәмле, йомшак ит була! Ммм! Лайфхак: җиңдәге сыекчаны зур булмаган банкаларга яки контейнерларга агызып, морозилкада катырыгыз. Алга таба поджарка яки рагу пешергәндә өстәгез. Карабодай боткасына да ярый! Бик тәмле! #чабышкылар

Публикация от Sombel Gaffarova (@sombel_gaffarova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100