Ташкабактан кабымлык

14 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: vk.com/tamlebulsyn
Җәй – мул уңышка бай фасыл. Бакчада җиләк-җимеш, яшелчәләр өлгерде. Хәзер һәр хуҗабикә өчен аш-су бүлмәсендә кызу чак. Ел буена җитәрлек тәм-том әзерлибез - тозлыйбыз, пешерәбез, кайнатабыз. Бакчадагы нигъмәтне әзерләү ысуллары бик күп. Татар ашлары халыкара федерациясе рәисе , милли кухня эксперты, ресторатор Резеда Хөсәенова ташкабактан кабымлык рецепты тәкъдим итте.

Кабымлык өчен: 1-2 яшь ташкабак (артык зур булмаган); 100 гр каты сыр; 1-2 помидор; 2 тырнак сарымсак; 1 кишер; 1 баш суган; 2-3 аш кашыгы каймак; таба майларга үсемлек мае; яшел тәмләткечләр.

Иң беренче эш итеп, ташкабакларны яхшылап юабыз. Буйга бик нечкә итеп, 6 мм калынлыкта кисәбез. Өстенә тоз сибеп, 7-8 минутка читкә алып куеп торабыз. Бу вакытта аның согы чыга, ташкабак йомшара һәм тәмлеләнә. Рулет өчен эчлек әзерлибез. Сырны эре угычтан уабыз, аңа шулай ук угычтан уылган сарымсак кушабыз һәм каймак белән болгатабыз. Күп кеше аны майонез белән дә эшли. Помидор белән яшел тәмләткечләрне ваклап турый­быз. Соңыннан кызган үсемлек маенда ташкабакнын ике ягын да кыздырабыз. Ташкабак суынгач, өстенә сырлы, сарымсаклы катнашманы сылыйбыз. Аның өстенә помидор куябыз, яшел тәмләткечләр сибәбез. Рулетны төреп, матур итеп бизәп табынга чыгарабыз.

Фикерләр








Аш-су

"Төсләр өермәсе" салаты

Мамадыш районы Олыяз авылында яшәүче Гөлнара Галимуллинадан "Төсләр өермәсе" салаты рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Дөгеле-сырлы шарчыклар кабымлыгы

"Вконтакте" социаль челтәрендәге "Татар ашлары" төркеменнән дөгеле кабымлык рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Вак пицца рецепты

Бу вак пицца рецептын миңа Казанда яшәүче икетуган сеңлем Әлфия Газизова бирде. Бик җайлы рецептны сезгә дә тәкъдим итәм.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла