Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Ташкабак запеканкасы” рецепты

Гадәттә, август ахырында бакчадагы ташкабаклар тиз арада үсеп китә һәм эшкәртү өчен вакыт җитми. Ташкабакларыгыз әрәм булып ятмасын өчен, бик җиңел, тәмле һәм туклыклы запеканка рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
“Ташкабак запеканкасы” рецепты
Моның өчен (ике табага): уртача зурлыктагы бер ташкабак, 300-400 гр чыгартылган ит (фарш), ике баш суган, 5-6 помидор, 2 болгар борычы, 5 йомырка, 3-4 кашык майонез, тоз, борыч, яшел тәмләткечләр кирәк.

1. Ташкабакны эре тишекле угычтан уып, әзрәк тоз сибеп, 10 минутка читкә куеп торыгыз. Болай иткәндә, ташкабак сокны яхшырап бүлеп чыгара.

2. Уылган ташкабакның согын сыгып, майланган табага бер рәт җәегез.



  3. Икенче кат итеп фаршны тигезләп урнаштырыгыз.



  4. Өченче кат – боҗралап яки ярымбоҗралап туралган суган.



  5. Дүртенче кат - боҗралап яки ярымбоҗралап туралган болгар борычы.



  6. Бишенче кат - уылган ташкабак.



  7. Алтынчы кат – түгәрәкләп туралган помидор.



  8. Барлык ингредиентлар салынып беткәч, запеканка өстенә соус агызыла. Ул болай ясала: 5 йомырканы туглап, шуңа майонез, тоз-борыч, вакланган яшел тәмләткечләр салыгыз.

Майонез урынына сөт өсте яки каймак алырга да була.






  9. Запеканка кызган духовкада 25-30 минут пешә. 20 минуттан соң өстенә уылган сыр сибеп, яңадан мичкә куярга.

10. Тиешле вакыт узгач, запеканканы шундук мичтән алмагыз. 10 минут тирәсе духовкада “ял итсен”. Шулай иткәндә сусылрак була.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100