Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Төрле тәмләткечләрне ничек кулланырга?

Хуш исле тәмләткечләр (специи) хәтта иң гади ризыкка да кабатланмас тәм бирә. Ләкин бу очракта “май ботканы бозмый” дигән принцип эшләми. Бер дөрес өстәмләгән тәмләткеч, башка тәмләткечләрнең тәмен бетерә дип әйтәләр. Бу язмада тәмләткечләрне ничек дөрес кулланырга икәнен сөйләрбез. 

news_top_970_100
Төрле тәмләткечләрне ничек кулланырга?

Дарчин (корица). Аны бары тик десертларга, камыр ризыкларына һәм шоколадка гына өстиләр. Шулай ук, кайнар алкоголь эчемлекләренә, мәсәлән глинтвейнга туры килә. Алма белән бик әйбәт туры килә.

Имбирь. Камыр ризыкларына һәм төп ризыклар өчен бирелә торган соусларга салу өчен яхшы. Эчемлекләргә, шул ук чәйгә салу өчен бер дигән тәмләткеч.

Кардамон. Бу тәмләткеч икенче ашлар өчен кулланылмый. Аны кондитер ризыкларын һәм эчемлекләр әзерләгәндә кулланыгыз (кофе, чәй).

Куркума. Монда инде хуҗабикәләрнең сайлау мөмкинлеге зур. Бу тәмләткеч шулпалар өчен дә, ит һәм балык ризыкларны өчен дә туры килә. Яшелчә рагулары һәм кондитер ризыкларына да өстәргә мөмкин. Куркума ачык сары төстәге тәмләткеч һәм шул төсне ризыкларга да бирә. Сүз уңаеннан, бу Россиядә бик популяр булган Карри тәмләткеченең төп компоненты.

Розмарин. Балык, яшелчә, тавыкка һәм кызган иткә туры килә.

Майоран. Ит, балык, кош ите, гөмбә, салат, шулпаларга салына. Шулай ук консеврация ясаганда да киң кулланыла.

Орегано. Аны шулай ук кышкы майоран дип тә атыйлар. Соуслар, паста, ашлар, салатлар, тавык, балык, колбаса ясаганда кулланырга була. Яшелчә гарнирлары, маринадлар һәм тозлау өчен яхшы.

Канәфер. Ит һәм балык ризыкларына өстәргә була. Шулай ук компотларга һәм камыр ризыклары әзерләгәндә дә кулланалар. Маринадлар өчен яхшы өстәмә.

Кориандр. Кискен исле, көрән төстәге орлыклар. Нигездә аны косервацияләгәндә, тозлаганда һәм маринадлар ясаганда кушалар. Тик аны камыр ризыкларына һәм колбасаларга да кушарга була.

Тмин. Май яки орлыклары кулланыла. Иң яхшысы сырларга, салкын кабымлыкларга, камыр ризыкларына туры килә. Ашларга, ит ризыкларына һәм маринадларга өстәргә була.

Зира. Күп очракта пылау һәм башка дөге ризыклары өчен кулланыла. Ит ризыкларына, маринадларга өстиләр. Тышкы кыяфәте буенча зира тмин белән охшаш. Ләкин аларның исләре аерыла.

Әнис. Камыр ризыклары әзерләгәндә, маринадларда һәм тозлаганда кулланалар.

Чамбыр (чабрец). Чамбыр өстәлгән чәй бик популяр. Ул тонус бирә һәм иммунитетны ныгыта. Ләкин бу тәмләткеч барлык ризыкларда да урынлы дияргә була. Ит, балык, яшелчәдән алып, камыр ризыкларына кадәр өстәргә мөмкин.

Тамаринд. Кулинариядә бу үсемлекнең йомшак өлеше кулланыла. Джемнар, кондитер ризыклары, туңлырма өчен бик яхшы тәмләткеч булачак. Шулай ук ашларга, кабымлыкларга һәм ит ризыкларына өстәргә була.

Бадьян. Моны кондитерлар еш куллана. Кайнатмалар, компот,кесәл, җиләк-җимеш желелары ясаганда салырга була. Тик артык күп салган очракта, ризыкка әчкелтем, кырку тәм бирергә мөмкин.

Бөтнек. Чәйгә кабатланмас хуш ис бирә. Гомумән, аны кулинариядә ризыкларга үзенчәлекле тәм бирү өчен кулланалар.

Шафран. Дөньядагы иң борынгы һәм бүгене көндә иң кыйммәт торучы тәмләткеч. Шафран чәчәкләрен беренче чәчәк аткан көнне һәм бары тик таң вакытынла гына кул белән җыялар. Бу тәмләткеч дөге һәм борчактан әзерләнгән ризыкларга туры килә. Кызыл иткә, балык ашларына һәм яшелчә шулпаларына салырга була. Тик бу тәмләткечне бик аз күләмдә генә кулланалар, чөнки ул аңны томалау сәләтенә ия.

Базилик. Салатларга, ашларга, кетчупка, соусларга, яшелчә гарнирларына туры килә. Ит һәм балык ризыкларына өстәргә була. Омлетка, пиццага һәм колбасага да кушарга мөмкин.

Мөшкәт чикләвеге. Тагын бер универсаль тәмләткеч. Аны ит, балык һәм дөге ризыкларына, яшелчәләргә, тозлы һәм баллы соусларга өстиләр. Камыр ризыклары, компотлар, кайнатмалар һәм джемнар әзерләгәндә бик еш кулланыла

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100