Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сыер эчәгесеннән карабодайлы тутырма

Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл Зәйнуллинадан тутырма рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Сыер эчәгесеннән карабодайлы тутырма
Эчлек өчен: фарш, карабодай (тары ярмасы, дөге), тоз, төелгән кара борыч, су яки шулпа.

Фаршка карабодай, тоз, борыч салып болгатырга, бераз су яки шулпа өстәп сыеклатып җибәрергә. 

 

Эчәгенең бер башын бәйләргә һәм шушы массаны бик каты тыгызламыйча тутырырга. Икенче башын да бәйләп, суга әз генэ тоз салып кайнатырга куярга. Кайнап чыкач, 1 сәгать 10 минут пешерергә. 

"Бу юлы тутырманын өч төрлесен дә ясап куйдым, карабодайдан да, дөге һәм тары ярмасыннан да. Өчесе дә тәмле. Алдан ясап, суыткычка да катырырга куям, кирәк вакытта алып пешерергә бик унайлы була", - дип язган хуҗабикә. 

Эчәгене хәзер дә эшкәртүчеләр бармы икән ул?  Эчәгене эшкәртәсезме, ничегрәк кулланасыз? Исмегөл апа шундый сораулар да биргән.

Бактың исә, эчәге эшкәртүчеләр күп икән, бары берничә кеше генә үзләрен ялкау, эчәк эшкәртмибез, дип белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100