Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Суган пирогы рецепты

Суган пирогын әзерләүгә бик аз вакыт ала торган рецепт тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Суган пирогы рецепты
Камыр өчен: 250 грамм кибет каймагы (1 аш кашыгын аерым алып калдырырга), 2 аш кашыгы майонез, 4 йомырка (1 йомырка сарысын пирог майлау өчен калдырырга), 200 грамм кефир, бер чеметем тоз, 1 кечкенә кап көпшәкләндергеч, он.

Эчлек өчен: чама белән суган кыягы, 6 пешкән йомырка, тоз.

Пирогның өстен майлау өчен: 1 аш кашыгы каймак, 1 йомырка сарысы.

Камыр әзерләү өчен онга көпшәкләндергеч салып болгатырга, икенче савытка калган ингредиентларны салып болгатырга. Аннары ике массаны бергә кушып болгатырга. Камыр куе каймак кебек булырга тиеш.

Эчлек өчен яшел суганны турарга, йомырканы эре угычтан уарга яки ваклап турарга мөмкин. Тоз салып барысын бергә болгатырга.


Табаны майларга, камырның яртысын табага агызырга һәм тигезләп җәяргә, өстенә эчлекне салырга һәм калган камырны салырга. 

Пирогның өстен каймак һәм йомырка сарысы катнашмасы белән майларга. Пирог өстенә көнҗет орлыгы сибәргә мөмкин.

180 градуска кадәр кызган мичтә 1 сәгать пешерердем. Мондый пирогның пешү вакыты аның калынлыгына бәйле. Өсте килеп тә, эче пешеп бетмәскә мөмкин, шуңа күрә агач таякчык белән тикшереп алырга кирәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100