Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Стейк

Социаль челтәрдәге "Татар ашлары" төркеменнән стейк пешерү серләре белән уртаклашабыз. Стейк — кыздырылган ит? Әйе! Ләкин аны әзерләүнең берничә сере бар.

news_top_970_100
Стейк
Стейк өчен:

Яхшы филе, ягъни сум ит кисәге. Бер ягында бераз май булса ярый

Тоз һәм борыч

Өч аш кашыгы көнбагыш мае

Гарнир яки бизәү өчен (гадәттә стейк янына бик аз гарнир бирелә. Бу ризыкта иң мөһиме — — ит тәме):

Сельдерей

Тозлы помидор

Гадәттә стейк өчен сыер ите кулланалар. Әгәр итне кибеттән аласыз икән, махсус стейк өчен дигәнне алыгыз. Әгәр дә, туңдыру камерасыннан аласыз икән, итне тулысынча эретергә кирәк булачак. Бер кешелек порция өчен чама белән бер уч зурлыгындагы ит кисәге кирәк. Ит бераз эрегәннән соң аны ике бармак калынлыгы итеп кисәргә кирәк. Итне җепселләр уңаеннан түгел, җепслләр киселерлек итеп аркылыга кисү мөһим.


1. Итне җепселләренә аркылы кисәргә кирәк, ул вакытта җылы аның эченә җиңелрәк үтеп керә, шуның исәбенә стейк тизрәк әзер була һәм үзенең сокларын, искиткеч тәмен югалтмый.

2. Кыздырыр алдыннан ит тулысы белән эреп, бүлмә температурасына кадәр җылынырга тиеш. Итне беркайчан да кайнар суда яки микроволновкада эретмәгез. Бу ит структурасын һәм җепселләрен боза.

Калын төпле табага (чуен таба булса яхшырак) көнбагыш мае салабыз һәм әкрен утка куеп аның яхшылап җылынганын көтәбез. Ул арада итне салфеткалар яки чүпрәк белән киптерәбез, астына һәм өстенә тоз, борыч сибәбез. Тозны җәлләмичә сибегез, ул итнең эченә дә үтеп керергә тиеш. Таба кызгач, итне сак кына табага куябыз һәм һәрбер ягыннан 2,5 минут кыздырабыз.

Стейкны кыздыру дәрәҗәләре бик күп төрле була. Кемдер стейкның эче бераз канлы булуын, ә кемдер киресенчә бик каты кыздырылганны ярата. Без уртача дәрәҗәдә кыздырылганны эшлибез.

Итне ике яктан да кыздырып алгач, фольгага төреп 20 минутка бик әкрен утлы духовкага «ял итәргә» куеп торырга кирәк.

Бу мөһим:

3. Стейк, кыздырганнан соң ким дигәндә 15 минут ял итәргә тиеш. Әгәр дә кыздырганнан соң аны шунда ук табынга чыгарсагыз. Аның эче пешми калачак. Духовкада итнең тыштагы җылысы эчен кирәк дәрәҗәдә җылытырлык булачак.

Тозлы помидорларны кисеп, өстенә юка гына тасмаларга турап селдерей куябыз. Бу ике продукт бер-берсенә бик яхшы туры килә. Ник дигәндә, селдерей күпмедер дәрәҗәдә помидорның тозлылыгын баса, ә помидор селдерейның специфик тәмен бизи һәм күңелле итеп кетерди. Мондый тандем иткә гарнир буларак бит яхшы булачак.
Итне духовкадан алып тәлинкәгә куябыз, бизибез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100