Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Татар малай" блогерының хәләл җефетеннән солянка ашы рецепты

"Татар малай" блогерының хәләл җефете Илүзә Нигъмәтуллина солянка ашы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Татар малай" блогерының хәләл җефетеннән солянка ашы рецепты
Солянка өчен: тавык ите, ике төрле колбаса, суган, тозлы кыяр, томат, бәрәңге, зәйтүн җимеше, лавр яфрагы, тоз, борыч, аш серкәсе.

1. Тавык итен пешерергә. 

2. Суганны, тозлы кыярны угыч аша чыгарырга һәм кыздырырга, аннан томат кушып, тагын  5 минут кыздырырга һәм аш шулпасына салырга. 

3. Тавык ите, ике төрле колбаса һәм бәрәңгене турап салырга. 

4. Зәйтүн җимеше, лавр яфрагы, тоз, борыч һәм аз гына аш серкәсе салырга.

Табынга солянканы лимон һәм каймак салып чыгарырга.

"Мин бәрәңге яратам", - дип җавап биргән Илүзә солянкага бәрәңге салмыйлар диючеләргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100