Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сникерс" торты һәм "күбек" рецепты

Казанда яшәүче Әлфия Газизовадан бик тәмле һәм матур торт рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Сникерс" торты һәм "күбек" рецепты
Камыр өчен: 4 йомырка, 150 грамм шикәр комы, бер чеметем тоз, ванилин, 50 мл үсемлек мае 130 грамм он, 2 аш кашыгы какао, 10 грамм көпшәкләндергеч.

Карамель өчен: 150 грамм шикәр комы, 40 грамм атланмай, 150 мл сөт, 150 грамм тозлы җир чикләвеге (арахис),

Крем өчен: 180 грамм атланмай, кайнатылган куертылган сөт (вареная сгущенка), ванилин.

Шоколад глазурь өчен: 4 аш кашыгы какао, 4 аш кашыгы шикәр комы, 200 мл сөт, 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы, 20 грамм атланмай.



Камыр ясау өчен йомыркаларны шикәр комы, тоз, ванилин белән ак масса барлыкка килгәнче тугларга. Аннары он, какао, көпшәкләндергечне иләп салырга. 175 градуска кадәр кызган духовкада 35-40 минут пешерергә. Коржны суытырга һәм икегә бүләргә.

Карамель ясау өчен калын төпле савытка шикәр комы салырга, сүрән утка куярга һәм болгатмыйча эретеп бетерергә. Аннары май салып куерганчы (15 минут чамасы) болгатып торырга. Карамель суынгач тагын куера. Карамель суынгач җир чикләвеге салып болгатырга.

Крем өчен атланмай белән куертылган сөтне, ванилинны яхшылап тугларга.

Глазурь өчен барлык ингредиентларны кушып куерганчы болгатырга.



Тортны җыябыз, коржга крем сыларга, өстенә чикләвекле карамель җәяргә һәм тагын корж. Торт кырыйларына шулай ук крем сыларга. Өстенә шоколад глазурь ягарга һәм үзегез ясаган күбек (бизе) белән бизи аласыз.

Күбек өчен: 4 йомырка, 1 стакан шикәр комы, 3 аш кашыгы крахмал, 1 бал кашыгы лимон согы, төсле натураль порошок.

Йомырканын сарысын агыннан сак кына аерырга (бер тамчы сарысы төшәргә тиеш түгел), 5 минут чамасы йомырка агын миксер белән болгатырга, аннары 1 стакан шикәр комына крахмалны салып ботарга һәм өчкә бүлеп йомырка агына салып куерганчы миксер белән тугларга.

 

Савытны йөзтүбән куйгач катнашма агып төшмәсә әзер дигән сүз. Аннары махсус кондитер капчыгына яки гади пакетның почмагына салырга. Пергаментка бизеләрне тезеп чыгарга. 

150 градуска кадәр җылытылган мичкә куярга. Аннары 10-15 минуттан температураны 110 градуска төшерергә. Күбекләр 60-90 минут кибәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100