Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Шомырт пирогы рецепты

Үземнең бик күптәнге камыр рецепты белән бүлешим әле, бик тәмле, җайлы гына чыга. Песочный камыр дип йөртәм мин аны, бу юлы ул камырдан шомырт пирогы пешердем. 

news_top_970_100
Шомырт пирогы рецепты
Камыр өчен: 200 грамм атланмай яки маргарин, 1 йомырка, 100 грамм сөт, 20 грамм шикәр комы,
20 грамм чүпрә, чамалап тоз, кирәгенчә он.

Барысын бергә болгатып, җылы урынга кабарырга куярга.

Эчлек өчен: 400 грамм шомырт, 2 алма, 3 аш кашыгы шикәр комы.

Шомыртны 4-5 тапкыр иттарткычтан чыгарырга, шуна тәмле алманы угычтан уарга, шикәр комы салып, ут өстендә әзрәк пешереп алырга. 

Эчлек өсте: 2 йомырка, 250 грамм каймак, 250 грамм куертылган сөт, әстерхан чикләвеге. Йомырканы миксер белән күпертергә, шуңа каймак һәм куертылган сөтне салып болгатырга, бераз миксер белән күпертеп алырга.

Камыр кабаргач (ул әлләни күтәрелми), камырны җәеп табага салырга, шуңа әзер шомырт эчлеген җәяргә, аның өстенә эчлек өстен агызырга. Әстерхан чикләвеге тезеп матурларга. Чикләвекне ваклап сибәргә дә була. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Уземнен биик куптэнге камыр рецепты белэн булешим эле, бик тэмле, жайлы гына чыга. Песочный камыр дип йортэм мин аны, бу юлы ул камырдан шомырт пирогы пешердем. ШОМЫРТ ПИРОГЫ Камыр 200 гр.сыер мае яки маргарин 1 йомырка 100 гр.сот 20 гр.песок 20 гр.чуперэ чамалап тоз Кирэгенчэ он Барысын бергэ болгатып, жылы урынга куперергэ куярга. Эчлек 400 гр.шомырт 2 алма 3 аш кашыгы песок Шомыртны 4-5 тапкыр иттарткычтан (мин кул иттарткычыннан чыгардым ) чыгарырга, шуна тэмле алманы угычтан уып, песок салып, ут остендэ эзрэк пешереп алырга. Эчлек эзер Эчлек осте 2 йомырка 250 гр.каймак 250 гр.куертылган сот эстерхан чиклэвеге Йомырканы миксер белэн купертергэ, шуна каймак хэм куертылган сотне салып болгатырга, бераз миксер белэн купертеп алырга. Камыр кабаргач (ул эллэни кутэрелми), камырны жэеп табага салырга, шуна эзер шомырт эчлеген жэяргэ, анын остенэ эчлек остен агызып, остен эстерхан чиклэвеге тезеп матурларга. Чиклэвекне ваклап сибэргэ дэ була. Тэмле булсын! #исмегульрецептлары #черемуховыйпирог #пирог #татарлар

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100