Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шикәрле" пирогы

Сарманда яшәүче Резидә Фәйзуллинадан "Шикәрле" пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
"Шикәрле" пирогы
Камыр өчен: 100 мл жылымса сөт,  15 грамм чүпрә, 1 чәй калагы шикәр комы, 2 йомырка, 1 кап ванилин, бер чеметем тоз, 100 грамм атланмай яки маргарин, 250 грамм он.

Сөт, чүпрә, шикәр комын бергә салып болгатырга һәм күпертергә куярга. Күбекләнеп менгәч калган ингредиентларны салып, кашык белән болгатырга. Кулга ябыша торган камыр килеп чыга, аны бер сәгатькә кабарырга куярга.

Савытны майлап, камырны тигезләп салырга, өстен бармак белэн баскалап чыгарга, чокырчыклар (никадәр күп булса, шулкадәр тәмлерәк була) ясарга. Шул чокырчыкларга 150 грамм шикәр комын 50 грамм атланмай белән бергә болгатып, салып чыгарга.

Вак шарчыклар ясап салырга һәм азрак баскалап куярга була, калган майлы шикәр комын пирог өстенә сибәргә була.

Кызган духовкага куеп пешерергә. Аннары әзер пирог өстенэ 200 грамм сөт өсте белән бер чәй калагы шикәр комы катнашмасын агызырга һәм 8-10 минутка духовкага куярга. 

"Шундый йомшак, тәмле була. Мин үзем бигрәк тә кайнар килеш яратам. Балалар да ошатты", - дип яза Резидә ханым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100