Шикәрле пирог

3 Марта 2018

Укылган: 1356 тапкыр

Автор: Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Бу пирогның өсте шикәрле, кетердәп тора. Ә асты сусыл, йомшак, күпергән. Тәмле!
Нәрсәләр кирәк:

- 250 грамм он
- 100 мл сөт
- прессланган чүпрә 15 грамм
- ике йомырка
- тоз
- 150 грамм атланмай
- 150 грамм шикәр комы
- 200 мл сөт өсте

Җылы сөттә чүпрәне җебетәбез дә, беразга күперергә калдырабыз. Йомырка һәм 100 грамм атланмай салып, туглыйбыз. Әкренләп, бутый-бутый, он кушабыз. Кулга ябешә торган, йомшак камыр килеп чыга.
Бер сәгатькә калдырабыз, камыр бераз кабарсын.



Шуннан соң камырны табага бушатабыз да, тагын ярты сәгать күперергә калдырабыз. Ул арада 50 грамм атланмайны, шакмакларга бүлеп, шикәр комы белән бутыйбыз. Шуннан соң, бармагыгызны суда чылатып, камыр өстенә тишекләр ясап чыгыгыз. Шул тишекләргә май кисәкләрен куегыз, пирог өстенә шикәрен сибегез.
180 градусны мичтә 25 минут тирәсе пешерәсе. Шуннан соң, мичтән чыгарып, сөт өсте сибегез һәм 5-6 минутка яңадан мичкә куегыз.

Кайнар килеш бигрәк тә тәмле! Куанып ашагыз!


Фикерләр








Аш-су

Ташкентча пылау

Җырчы Салават Миңнеханов Инстаграмда Ташкент пылавы рецептын тәкъдим итә. Ул аны Сабантуйда төшереп алган. "Пешерә алсагыз мине кунакка чакырырга онытмагыз",- дип тә өстәгән җырчы.

Аш-су

Брынзалы бәрәңге пәрәмәче

Осетин милли пирогына охшатып, тозлы сыр белән пәрәмәч пешереп карагыз әле. Тиз һәм җиңел генә ясала. Кайнар килеш тә, салкын килеш тә тәмле.

Аш-су

Вафлидан торт

Вакыт кысан вакытта балалар торт сорап аптырата икән, әзер вафли коржларыннан һәм бисквиттан чәй янына татлы торт әзерләргә мөмкин. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла