Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сарык ите белән баллы җиләк-җимеш

Мароккода дәрәҗәле кунакларны кабул иткәндә тәкъдим итә торган ризык бар. Ул иттән һәм баллы  җиләк-җимештән пешерелгән тәмле һәм гадәти булмаган ризык.

news_top_970_100
Сарык ите белән баллы җиләк-җимеш
Бу ризык өчен: сарык ите, 3 кг суган, төрле тәмләткечләр, груша, айва. 

 1. Казанда эретелгән майда сарык итен кыздырырга.

 2. Аерым савытта суганны кыздырырга, анда чама белән куркума, имбирь, кызыл борыч, зира, кара борыч, томат пастасы салырга.  

3. Аннары бу суган соусына кыздырылган итне салырга һәм 2 сәгать томалап пешерергә.

 4. Шул вакытта шикәрләнгән җиләк-җимеш әзерләргә. Анар (гранат) согына груша һәм айва, шикәр комы, дарчин таякчыгы, канәфер, түгәрәк борыч салып утка куярга һәм җиләк-җимеш кызарганчы пешерергә. 

 5. Табынга чыгарганда зур тәлинкәгә башта ит , өстенә суган соусын салырга. Өстен шикәрләнгән җиләк-җимеш белән бизәргә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100