Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа ел табынын бизәү өчен кайбер үрнәкләр

Табын матур булса, күңел дә күтәренке була. Гади "Оливье" һәм "Тун астында сельдь" салатларын да матур итеп бизәргә мөмкин.

news_top_970_100
Яңа ел табынын бизәү өчен  кайбер үрнәкләр
Казанда яшәүче уңган хуҗабикә Дамира Максутова менә шундый бизәү үрнәкләрен тәкъдим итә.


Хуҗабикә бу фотоны "сельдь тун киеп очрашуга бара" дип исемләгән.


Үзегез яраткан салатны сырдан шәмнәр ясап бизәргә мөмкин.

Казанда яшәүче Гөлүзә Василова гадәти "Оливье" салатын керпе итеп бизәргә тәкъдим итә.




Салат составында кукуруз булса, менә шундый "Беләзек" салаты ясый аласыз.

Шулай ук үзегезгә охшаган салаттан шарчык ясап, "Мандарин" салаты итеп тәкъдим итәргә була.


Менә шушындый гадәти кабымлык ясап куярга. Нигез итеп пешкән бәрәңге куярга, түгәрәкләп туралган суган, өстенә сельдь балыгы һәм барысын бергә яшел суган белән бәйләп куярга.


Бутербродларны камкасыман итеп ясарга була.


Кызыл балыклы бутербродка икра да ягып, яшел петрушка белән бизәсәгез матуррак булачак.


Яшелчәләрне менә шулай тәкъдим итәргә мөмкин.



Өстәлгә җиләк-җимешне чистартып һәм турап куйсагыз кунаклар өчен уңайлы булачак. 

Мамадыш районы Олыяз авылыннан Гөлнара Галимуллинадан "Тун астында сельдь" салатын бизәү үрнәген тәкъдим итәбез.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100