Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Сөләйман балыгыннан җиңелчә генә уха

Сөләйман балыгыннан җиңелчә генә уха

news_top_970_100
Сөләйман балыгыннан җиңелчә генә уха
1 кило чамасы сөләйман балыгы (лосось), 3-4 баш ак суган, 1 кишер, 4 бәрәңге, 4 литр су алырга кирәк.


Балыкны чистартып, зур кисәкләр итеп турарга һәм кайнап чыккан суга салырга. Суга тәменчә тоз өстәргә. Борыч, дәфнә (лавр) яфрагы салып җибәрергә. Балык ите сүрән утта 30-40 минут эчендә пешеп чыга. Пешкән балык кисәкләрен аерым тәлинкәгә алып куярга.

Шулпаны вак иләктән сөзәргә. Балык сөякләрен алып ташларга. Чиста шулпага ярымбоҗралап туралган суган, саламлап туралган кишер һәм бәрәңге салырга. Тозын тәмләп карарга. Яшелчәләр  сүрән утта 20 минут чамасы пешә. 

Балыкны кисәкләргә бүлеп тирән эчле тәлинкәгә салырга һәм шулпа өстәргә. Яшел тәмләткечләр сибәргә. Каймак, лимон согы салып ашарга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100