Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өрекле-эремчекле пирог

Эремчектән ясалган эчлеккә азык-төлек буявы куштым.

news_top_970_100
Өрекле-эремчекле пирог
Камыр өчен: 100 грамм атланмай (бүлмә температурасында йомшарган), 100-150 грамм шикәр комы, 1 йомырка, 1 аш кашыгы майонез, 1 бал кашыгы аш серкәсе белән сүндерелгән сода, 200-250 грамм он.

Барысын бергә кушып камыр басарга. Камыр кулга ябышмаска тиеш. Табага җәяргә.

Беренче эчлек өчен: иттарткычтан чыгарылган 300 грамм өрек җимеше. Куе булмасын өчен әз генә кайнаган су кушарга һәм тәменчә шикәр комы салырга. Эчлекне табага җәелгән камыр өстенә салырга.

Икенче эчлек өчен: 200-300 грамм эремчек, 5-6 йомырка 150-200 грамм шикәр комы.
 
Барысын бергә яхшылап болгатырга һәм өрек эчлеге өстенә салырга.

Пирогны 150-180 градуска кадәр кызган мичтә 1-1,5 сәгать пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100