Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пародист Алсу Фаракшинадан кышка төрле салат рецептлары

Пародист Алсу Фаракшина Инстаграмда кышка салатлар ясавын язган. Аның рецептларын сезгә дә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Пародист Алсу Фаракшинадан кышка төрле салат рецептлары
"Аджансандали " салаты өчен: 2 кг помидор, 10 баклажан, 7-8 татлы борыч, 1 кг суган, 200 г сарымсак, 50 г аш серкәсе.

Баклажаннарның ачысы чыксын өчен турарга һәм тоз сибәргә, 30-40 минутка калдырырга.

Суганны йомшарганчы кыздырырга, шунда ук баклажан, помидор салырга һәм 5 минуттан борычларны салып 30 минут пешерергә. Әзер булыр алдыннан сарымсак, тоз, түгәрәк борыч, шикәр комы, аш серкәсе өстәргә. Салатны куерганчы пешерергә һәм стерильләштерелгән банкаларга салырга, тимер капкач белән ябарга һәм җылы итеп төреп куярга.


"Кыяр салаты " өчен: 2-3 кг кыяр, 3 литр иттарткычтан чыгарылган помидор, 150-200 г сарымсак, яшеллек, 150 г үсемлек мае, 50 г аш серкәсе.

Казанда помидор массасын куерганчы пешерергә, тоз, шикәр комы, май салырга. Кайнап чыккач туралган кыяр салырга, ә кыярлар үтә күренмәле булгач, сарымсак, аш серкәсе салып тагын 5-10 минут пешерергә. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100