Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нектариннан кайнатма рецепты

Нектарин болай да ашарга тәмле. Әмма ул озак сакланмый. Кыш көне дә җәйне искә төшерәсегез килсә, аннан кайнатма ясагыз.

news_top_970_100
Нектариннан кайнатма рецепты
Кайнатма өчен: 2 кг нектарин, 2,4 кг шикәр комы, 1 лимон.

Нектарины юып, корытып, төшләреннән аерып, телемләп турадым. Эмаль кастрюльдә (яки тазда) 1 стакан кайнар су белән әкрен утта шикәр комын эреттем. Эрегәч, аңа нектариннарны салдым һәм өстенә лимон согын сыктым, кабыгын да салдым.

Уртача утта 35-40 минут кайнаттым һәм суытып, чиста банкаларга тутырып, суыткычка куйдым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100