Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мультиваркада борчак боткасы һәм фольгада горбуша

Борчак боткасын мультиваркада пешерергә бик җайлы - көйми дә, ташымый да.

news_top_970_100
Мультиваркада борчак боткасы һәм фольгада горбуша
Ботка өчен: 2 стакан борчак, 5 стакан су, тоз, борыч, 150 г атланмай. 

Барлык ингредиентларны бергә салып болгатырга һәм мультиварканың “каша на воде” яки “тушение” режимына ике тапкыр басарга. Ботканы 3-4 тапкыр болгатып алырга. 

Горбуша балыгы бик җебеп бетмәсә кисәргә дә яхшырак һәм пешкәч тә коры булмый. Балыкны кисәкләргә бүләргә, тоз һәм борыч сибәргә, фольгага тезәргә һәм өстенә лимон согы сыгарга.

Фольганы төрергә дә, 180 градуска кадәр кызган мичтә 30-40 минут пешерергә, аннары фольганы ачып духовкада 5 минут тотарга. Теләгән кеше балык өстенә майонез, каймак, суган да сала ала.
 
Бу ризыклар янына маринадланган суган урынлы булачак. Уртача яки вак суганнарны боҗралап кисәргә, тоз, шикәр комы, бераз аш серкәсе салып болгатырга, әмма саграк булырга кирәк бизәү өчен боҗраларның формасын саклавы кирәк. Суганның өстен каплап 40-60 минутка калдырырга, озаграк торса тагын да тәмлерәк кенә булачак. 

Табынга биргәндә тәлинкәгә борчак боткасы һәм горбуша салырга, суган боҗраларыннан чылбыр “үрергә”. Балык өстенә петрушка, ә борчак боткасы өстенә яңа өзелгән укроп сибәргә. 

Ашларыгыз тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100