Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мичтә тәгәрәткән бәрәңгедән запеканка

Мичтә тәгәрәткән бәрәңге артып калса, икенче көнне запеканка ясарга мөмкин.

news_top_970_100
Мичтә тәгәрәткән бәрәңгедән запеканка
Запеканка өчен: пешкән бәрәңге, каймак, фарш, суган, сыр, тоз, борыч, йомырка, үсемлек мае.

 

Беренче эш итеп мичтә тәгәрәткән бәрәңгенең кабыгын чистартырга, эре угычтан уарга. Кибет каймагы, тоз, борыч салып болгатырга.

Үсемлек мае салынган табада суган белән фаршны кыздырырга, тоз-борыч сибәргә.


Өченче савытта бер йомырка, угычтан уылган каты сыр, кибет каймагы яки майонез салып болгатырга.

Табаны майларга, бәрәңгенең яртысын тигез итеп җәяргә. Аның өстенә фаршны салырга, калган бәрәңгене җәеп бетерергә. Иң өскә сырлы массаны салырга.

180 градуска кадәр кызган мичкә куярга. Запеканканың өсте кызаргач, әзер дигән сүз. 

Бәрәңге запеканкасын бераз суынгач кисәргә кирәк. Моның өчен коймак ала торган агач калакны кулланырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100