Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маринадланган патиссон

Быел махсус маринадлау өчен шундый вак сортлы патиссон утырттым. Вак килеш җыеп алырга кирәк, озаграк торса барыбер үсеп китә. Маринадлагач нәкъ кыяр тәмендә һәм кетердәп тора.

news_top_970_100
Маринадланган патиссон
Патиссоннарны юарга һәм кипшетергә. Банкалаларны юарга һәм стерильләштерергә. Банка төбенә саламлап туралган татлы борыч, сарымсак, петрушка, хуш исле түгәрәк борыч, канәфер, лавр яфрагы, укроп салырга.

Зур патиссоннарны 4 өлешкә бүләргә, кечкенәләрен урталай, вакларны бөтен килеш тыгызлап тутырырга. Кайнар су агызырга, капкач ябып 20-30 минут тотарга. Аннары суны кәстрүльгә бушатырга. 1 литр суга 2 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы салып, кайнатырга куярга, 2 аш кашыгы аш серкәсе салырга.

Маринадны банкаларга бушатырга һәм капкачларын ябарга. Банкаларны юрган астында 12 сәгать тотарга. Табынга тозлы помидор, кыяр белән аралаштырып  яки вак кисәкләргә кисеп, үсемлек мае белән болгатып куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100