Манный ярмасы кушылган коймак рецепты

7 июнь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: https://www.instagram.com/ismegull/, скриншот
Исмегөл апа чираттагы тәмле рецептын тәкъдим итте. Бу юлы ул коймак камырын манный ярмасы кушып ясаган. 
0,5 литр җылымса сөт, 1 аш кашыгы тулыр-тулмас тоз, 5 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы сыек май, 3 аш кашыгы манный ярмасы, 3 йомырка, "Люкс" чүпрәсенең 1/4 өлеше, кирәгенчә он, 1 стакан су, 1 бал кашыгы камыр көпшәкләгеч алырга кирәк.

Җылыткан сөткә тоз, шикәр комы, май, йомырка, манный ярмасы, чүпрә, он салып, коймак камыры ясарга. Ул куерак булырга тиеш. Камырны җылы урынга куярга. Ул кабарып чыккач, кайнар суга камыр көпшәкләгеч салып болгатырга һәм камырга кушарга. 5-10 минут көтеп торганнан соң, майлы табада коймакларны пешерергә.

Манный ярмасы кушылган коймак О,5 литр жылымса сот 1 аш кашыгы тулар тулмас тоз 5 аш кашыгы песок 4 аш кашыгы сыек май 3 аш кашыгы манный ярмасы 3 йомырка чуперэ Люкс яртынын яртысы Кирэгенчэ он 1стакан кайнар су 1 бал кашыгы разрыхлитель Жылытылган соткэ тоз, песок, май, йомырка, манный ярмасы, чуперэ, он салып коймак изэргэ, камыры куерак булырга тиеш. Камырны жылы урынга куярга, камыр кабаргач, кайнар суга разрыхлительне салып болгатырга. 5-10 минут торгызырга да майланган табада коймакларны пешерергэ. Тэмле булсын! Бэйрэм белэн барыбызны да! Ураза бэйрэме хэрбачабызга жан тынычлыгы, иман байлыгы, саулык бирсен! Килэсе елга да гает бэйрэмен курергэ язсын! #исмегульрецептлары #коймак #гает #уразабайрам

Публикация от Исмегуль (@ismegull)


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Аш-су

Сарымсак укларыннан файдалы тәмләткеч рецепты

Хәзер сарымсак укларын өзәр вакыт җитте. Вконтакте социаль челтәрендә аш-су блогеры Гөлчәчәк Каримуллина үзе яратып куллана торган тәмләткеч рецепты белән уртаклашкан. 

Аш-су

"Диңгез" салаты

"Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы – 2014" республика бәйгесендә "Хатын-кыз – бизнес-леди" номинациясе җиңүчесе, эшмәкәр ханым Миләүшә Зариповадан "Диңгез" салаты рецептын тәкъдим итәбез. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла