Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Мандарин” салаты

Яңа ел бәйрәмнәрендә актуаль мандарин җиләк-җимеше янына "Мандарин" салаты да ясарга тәкъдим итәм. Салатта мандарин булмаса да, ул формасы белән нәкъ шул җиләк-җимешкә охшаган.

news_top_970_100
“Мандарин” салаты
Салат өчен: 4 йомырка, 100 грамм каты сыр, 2 уртача бәрәңге, бер тавык түше, 1-2 тырнак сарымсак, ике уртача кишер, майонез яки каймак, үсемлек мае, тоз.


Йомыркага, бәрәңгегә һәм тавык итенә тоз салып пешерергә. Сыр, бәрәңге, йомырканы вак угычтан уарга, тавык итен ваклап турарга, сарымсакны вак угычтан уарга яки сыткыч белән сытарга. 
Майонез яки каймак салып болгатырга һәм шарлар ясарга. Аларны 30 минутка суыткычка куярга.

Аннары чи кишерне вак угычтан уарга, аз гына үсемлек мае салып болгатырга. Азык пленкасына кишерне бер аш кашыгы җәеп салырга, өстенә шарчыкны куярга һәм пленканы җыярга, шулай итеп кишер шарга үзе ябышачак. Шулай ук кул белән дә кишерне шар тирәли ябыштырып чыгарга мөмкин.



Мандаринга охшаш шарлар әзер булгач, өске өлешенә бармак белән басып алырга. 

Бизәү өчен мандарин яфраклары кирәк булачак, аларны юарга һәм кипшетергә. Ваграк яфраклар булса җайлы булачак, ә эре яфрак булган очракта аны икегә буләргә һәм киң ягын җыебрак “Мандарин” салатына кадап куярга.

Шулай итеп табынны бизәрлек, кунакларда кызыксыну уятырлык "Мандарин" салаты әзер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100