Җырчы Ландыштан печенье рецепты

4 Марта 2018

Укылган: 1110 тапкыр

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗановадан печенье рецептын тәкъдим итәбез. Балалар бигрәк тә яратачак, чөнки анда m&m салырга мөмкин.
Камыр өчен: 2 һәм 1/4 стакан он, 1 чәй кашыгы тоз, 1 чәй кашыгы сода.

Икенче савытка: 1 кап атланмай, 3/4 (көрән шикәр комы), 1 чәй кашыгы сыек ванилин. Бу ингредиентларны яхшылап болгатырга. Аннары шунда ук 2 йомырка, беренче савыттагы катнашманы салабыз. Әзер камырга шоколад яки m&m салып болгатырга кирәк.

Табага аш кашыгы белән салырга. Бу камырны алдан ясап, пакетка салып, суыткычка куеп була. Аннары кисеп алып, пешерергә мөмкин. 10 минут пешә.

Печеньки -2 и 1/4 стакан он - 1 чәй кашыгы тоз - 1 чәй кашыгы сода Бергә бутыйбыз! Икенче савытка: - 1 пачка слив.май -3/4 ( коричневый сахар) -1 чшй кагыгы ванилин( жидкий) Болгатабыз әйбәтләп!!! Аннары шунда ук 2 күкәй салабыз болгатабыз -аннары шуңа он ( беренче савыттагы смесьне) салабыз әкренләп, болгата болгата... -ясалган камырга шоколад( есть в "метро") Можно m&m☺️ И противеньга аш кашыгы белән салабыз ( кул белән булмас, чөнки сыегырак булыр) Бу камырны пакетка ясап куеп морозильникка тыгып куеп була!!! Аннары кисеп салып, пешерергә! 10 минут пешә!!!! #ландышнигматжанова

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

Фикерләр








Аш-су

Ташкентча пылау

Җырчы Салават Миңнеханов Инстаграмда Ташкент пылавы рецептын тәкъдим итә. Ул аны Сабантуйда төшереп алган. "Пешерә алсагыз мине кунакка чакырырга онытмагыз",- дип тә өстәгән җырчы.

Аш-су

Брынзалы бәрәңге пәрәмәче

Осетин милли пирогына охшатып, тозлы сыр белән пәрәмәч пешереп карагыз әле. Тиз һәм җиңел генә ясала. Кайнар килеш тә, салкын килеш тә тәмле.

Аш-су

Вафлидан торт

Вакыт кысан вакытта балалар торт сорап аптырата икән, әзер вафли коржларыннан һәм бисквиттан чәй янына татлы торт әзерләргә мөмкин. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Персонал данные

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла