Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кызыл эремчекле алма пирогы

Алма белән корт бәлеше тәмле килеп чыга, ә аның хуш исе...

news_top_970_100
Кызыл эремчекле алма пирогы
Камыр өчен: 200 грамм атланмай, 100 грамм шикәр комы, 2 йомырка, 2-3 аш кашыгы кибет каймагы, 300-350 грамм он (чама белән), 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч, бер чеметем тоз. 

Камырга онны акрынлап кушабыз. Аз булса бераз өстибез.

Эчлек өчен: кызыл эремчек (корт, тура), алма, 20 процентлы кибет каймагы, 2 аш кашыгы шикәр комы.

Эш барышы: Пирог өчен камыр басабыз. Майны шакмаклап турыйбыз, шикәр комын салып май белән бутыйбыз, 4 аш кашыгы он салып валчык хасил булганчы уабыз. Ике йомырканы, кибет каймагын салабыз, калган онны, көпшәкләндергеч салып бетереп камырны басып бетерәбез.

Артык йомшак булса 4-5 аш кашыгы он кушарга була. Ике кисәккә бүлеп, кисәкләрне аерым азык плёнкасына төреп ярты сәгатькә суыткычка куябыз. Камыр ял иткәндә эчлекне әзерлибез. 

Алманы телемнәп турыйбыз, шикәр комы, 1-2 аш кашыгы су салып парландырып пешереп алабыз. Суытырга куябыз. 100 грамм 20 процентлы кибет каймагын 2 аш кашыгы шикәр комы белән яхшылап туглыйбыз. Мин миксер белән эшлим.

Камырыбызны суыткычтан алып таба төбенә җәябез,төбенә кызыл эремчекне (корт) тигезләп салып чыгабыз. Алмаларны тезәбез, өстенә әзер каймаклы катнашманы салып чыгабыз. 

Кызган мичтә пешереп алабыз. Суынгач чәй янына бирәбез.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100