Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыздырылган "Кока-кола" рецепты

"Кока-кола" эчемлеген кыздыруны американнар уйлап тапкан.

news_top_970_100
Кыздырылган "Кока-кола" рецепты
Ингредиентлар: 2 стакан "Кока-кола", 3 йомырка, чәй кашыгы очында тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй кашыгы аш содасы, 4 стакан чамасы он.

Беренче тапкыр пешереп караганда, әйберләрне ике тапкыр киметеп алып карау хәерле. Әзер ризык ошап китсә, күбрәк итеп ясарга да булыр.

Ризыкны әзерли башлаганчы, тирән эчле табага ярты литр чамасы үсемлек мае салып, кызарга куярга кирәк. Фритюрницада да әзерләп була.

Башта аерым савытта он белән аш содасын бергә болгатып куегыз. Әзер торсын.

Йомыркаларны тирән эчле савытка ватып, яхшылап тугларга. Тоз, шикәр комы кушарга. Шушы массага "Кока-кола" салырга. Ул күбекләнеп чыга. Шуның өстенә тиз генә онны салырга һәм яхшылап болгатырга. Газлары чыгып бетмәсен өчен, җитез генә эшләп куярга кирәк. Куе камыр килеп чыга. 

Шуннан соң әзер камырдан ике кашык ярдәмендә шарчыклар ясап, кызган майга салып, пешерергә кирәк.


Онны күбрәк салып, камырны тыгызландырырга да мөмкин. Бу очракта шарчыкларны кул белән әвәләп була. Кулга үсемлек мае сөртеп җибәрсәң, шарчык әвәләү җайлырак булыр.

Сыек камырдан ясалган "Кока-кола" эчендә тишемнәр күбрәк һәм ул йомшаграк була. Камырда оны күбрәк булса, шарчыклар тыгыз һәм катырак була.

Кыздырган "Кока-кола"ның өстенә шикәр оны сибеп, бал, кайнатма, куертылган сөт белән ашарга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100