Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыяр тозлауның берничә ысулы

Кыяр тозлауның берничә ысулын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кыяр тозлауның берничә ысулы
1. Бик тәмле, аз тозлы кыяр бу!
  
Өч литрлы банкага 1,5 литр су, 2 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы алына. Кыярларны юып, 3 сәгать суын алыштыра-алыштыра суда тотабыз. Юып банкаларга салабыз. Банка төбенә бер укроп, керән яфрагы, 5 кара карлыган яфрагы, 4 тырнак сарымсак, 10 исле кара борыч, 4 канәфер, корица  алына.

Банкага кыярларны вертикаль рәвештә урнаштырабыз, кайнар тозлык салып 3 минут тотабыз. Тозлыкны агызып шул суны кайнатып кире салабыз, соңгысын салганда 1 аш кашыгы аш серкәсе салына. Тимер капкач белән ябыла.


 


2. Маринад: 3 аш кашыгы өйми генә тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы аш серкәсе, 2 аш кашыгы аракы салабыз да 15 минут стерильләштерәбез.
 
Кыярларны банкаларга тыгызлап тутырабыз. Өстенә кайнар су агызып, капкач белән ябып, берничә минут тотабыз. Суны кәстрүлгә бушатабыз, ә бер литрлы банкага 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 зонтик укроп, 2-3 канәфер 2-3 түгәрәк борыч, 1 дәфнә яфрагы, 2 тырнак сарымсак, 2 аш кашыгы аш серкәсе (5 процентлы). Кыяр өстенә кәстрүлдәге суны агызып, капкачларын ябабыз да башларын аска каратып куябыз. Өстенә одеял ябабыз.

  
3. Кетердәп тора торган кыяр тозлау рецепты: 1 кишер, 2 башлы суган, 1 баш сарымсак, берәр керән, кара карлыган, чия, дәфнә яфрагы, бер укроп, исле кара борыч, аш серкәсе алына.

Стерильләштерелгән өч литрлы банка төбенә дүрткә бүленгән кишер һәм алда санап үтелгән тәмләткечләр салына. Алар өстенә кыяр тезелә, кайнап чыккан су салып 15 минут тотыла. Суын кәстрүлгә агызып, шул суга 5 бал кашыгы тоз, 10 бал кашыгы шикәр комы, 100 грамм аш серкәсе салына. Тәмләткечләр салынган суны кабат кайнатып чыгарып кыярлы банкаларга салып тимер капкач белән ябып куела.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100