Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кура җиләгеннән пирог рецепты

Теләче районы Иске Җөри авылында яшәүче Гөлчәчәк Каримуллинадан кура җиләгеннән пирог рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кура җиләгеннән пирог рецепты
Пирог өчен камыр: 200 грамм атланмай, 1 йомырка, 150-200 грамм шикәр комы, 10 грамм камыр көпшәкләндергеч, он.

Эчлек өчен: кура җиләге, кибет каймагы һәм шикәр комы.

Атланмайны бүлмә температурасында йомшартырга, калган ингредиентларны салып камыр басарга кирәк. Камыр әзер булгач суыткычка куеп торырга.

Эчлеккә нинди җимеш саласыгыз килә шуны саласыз, иң тәмлесе яңа өзеп алынган кура җиләге булачак. Камырны майланган табага җәеп, кырыйларын күтәртеп ясарга. Җиләкләрен тезәргә дә духовкага озатырга. Якынча 40 мин пешә, пирог пешеп чыккач өстенә кибет каймагы белән шикәр комы болгатылган массаны сыларга.

"Пирог суынгач, мәтрушкәле, бөтнекле, юкәле, карлыган, җиләк яфраклары белән ясалган  кайнар чәй эчәргә. Быел иң "модный" пирог бугай. Пешермәгән булсагыз тиз арада пешереп ашагыз әле. Ай, бер генә кисәк белән чикләнү мөмкин түгел!", - дип язган хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100