Кумкват кайнатмасы

20 апрель 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА
Кумкват җимешләре сортлары буенча яшел, кызыл, сары, кызгылт сары төстә була. Алар яңа өзеп алынган, киптерелгән килеш тә бер үк дәрәҗәдә файдалы һәм бу үзлеген ничек тә югалтмый.

850 грамм кумкват, 2 уртача апельсин, 500 грамм шикәр комы кирәк булачак.

Кумкватларны берничә тапкыр кайнар суда юарга һәм җимешләрдәге майлы тышчаны кул белән ышкып юып бетерергә, аларны уртага кисәргә, орлыкларын алырга.

Кумкватларны кәстрүлгә салырга ике апельсин согын сыгарга, шикәр комы салып болгатырга.

Кәстрүльне утка куярга, кайнатып чыгарырга, аннары болгатып сүрән утта 20-25 минут пешерергә.

Уттан алырга, кумкватларны бер тәүлеккә сиропта калдырырга, аннары утка куеп сүрән утта 20-25 минут пешереп алырга.

Сироп кайнап бетәргә тиеш. Аннары кумкватларны банкага тутырырга һәм суынганчы банканың астын өскә әйләндереп куярга.

Бу кайнатманың чыгышы аз, 200 мл лы 2 банка чыга. Кумкватлар таралып бетми, ә мармелад сыман була.

Бу җимешне төрле ит ризыклары янына гарнирга да өстәргә мөмкин. Камыр ризыклары эчлеге буларак кабак белән кушарга мөмкин, бөтенләй яңа тәмдәге эчлек булачак. Шулай ук компот та ясарга мөмкин. Киптерелгән кумкваттагы эфир мае аның бактерияләргә каршы тору үзлеген арттыра. Бу җимешнең калориясе югары түгел, иртән ашап куйган очракта энергия бирә.

Киптерелгән кумкват организмны витаминнарга һәм минераль запасларга баета, кешенең иммунитетын ныгыта һәм организмның төрле йогышлы авыруларга каршы торучанлыгын арттыра, шулай ук гөмбә авыруларын дәваларга ярдәм итә. Киптерелгән кумкватны дәвалану максатларынна куллану киң таралган, аны еш кына салкын тигәндә һәм ютәл булганда кулланалар, бу продукттагы матдәләр кыска вакытта инфекциядән котылырга ярдәм итә, шуңа кискен тын юллары авырулары вакытында аны куллану актуаль.<br>

Фикерләр








Аш-су

Җимешле каймак бәлеше

Каймак бәлеше һәм җимеш бәлешен һәркемнең аерым пешереп караганы бардыр, ә ике эчлекне бер бәлешкә салып пешереп карагыз әле.

Аш-су

Кетердәп торган итеп кыяр тозлау ысулы

Бик күп хуҗабикәләр: "Кыяр тозлаган идем, агарды, атты", дип зарлана. Җырчы Лилия Хәмитова уңышлы, кетердәп торган итеп кыяр тозлау ысулын өйрәтте. 

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла