Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хуш исле икмәк (рецепт)

Лаеш районы Сиңгел авылында яшәүче Альмира Миңнуллинадан икмәк рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Хуш исле икмәк (рецепт)

Ике бик зур булмаган түгәрәк  икмәк очен: 0,5 л – су, ярты кап "Люкс" чүпрәсе, 1 аш кашыгы (бик өеп тугел)  шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 4 аш кашыгы көнбагыш мае, кирәгенчә он.

250 грамм жылы суга тозны, чүпрәне, шикәр комын, 2 аш кашыгы он салып апара ясап, ачытырга куярга. Катнашма  чемердэп кабарып чыгарга тиеш.

Камыр әчегәч калган 250 грамм суны салып бетерергә дә, яхшылап болгатырга. Шуңа кирәгенчә он салып йомшак кына иттереп камыр басарга, май өстәргә, камырны кулга ябышмый башлаганчы озак басарга кирәк. Ике кисәккә бүлеп түгәрәкләп пешерәсе табага салып кабарырга куярга, өстен кисеп җибәрергә мөмкин. Аннары мичкә тыгарга.

Мичтә бераз торгач өстенә май урынына су тидереп алырга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100