Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кетерди торган камырдан өчпочмак, кабак һәм суган бөккәне

Бу камыр йомырка салынмавы белән үзенчәлекле. Камыр бизәкләп бөрү өчен уңайлы. Аннан пешерелгән өчпочмак һәм бөккәннәр формасын да югалтмый, кетердәп тә торачак.

news_top_970_100
Кетерди торган камырдан өчпочмак, кабак һәм суган бөккәне
Камыр өчен: 2 стакан сөт, 100 грамм атланмай, 2 аш кашыгы кибет каймагы, тоз, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч, чама белән он.  


Камыр басканда сөт җылы булырга тиеш. Йомшарган атланмай һәм кибет каймагы, тоз салып яхшылап болгатырга. Он белән көпшәкләндергечне бергә болгатырга, аннары барысын бергә кушып камыр басарга. Әзер камырны пакетка салып 30 минутка суыткычка куярга. 

Шул арада төрле эчлекләр ясыйбыз.  


Өчпочмак эчлеге: үрдәк ите, сыер итеннән фарш, суган, бәрәңге, тоз, борыч. Үрдәк итен һәм бәрәңгене шакмаклап, суганны ваклап турарга, тәмлеткечләр кушып яхшылап болгатырга. 


Кабак бөккәне эчлеге: кабак, дөге, атланмай, шикәр комы һәм тоз. Ингредиентларны чама белән алырга. Кабакны шакмаклап турарга, дөгене бүрттерергә, атланмайны эретергә һәм тоз, шикәр комы салып болгатырга. 




Яшел суган бөккәне эчлеге: яшел суган, пешкән йомырка, тоз, атланмай. Яшел суганны турарга, йомырканы эре угычтан уарга, атланмайны эретергә һәм барысын бергә болгатырга. 




Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100