Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Каз эч-башларыннан бәлеш

Бәлешне төрле иттән пешерәләр, әмма иң тәмлесе - каз эч-башларыннан.

news_top_970_100
Каз эч-башларыннан бәлеш
Камыр өчен: 1 стакан кайнаган су, 1 чәй калагы тоз, 0,5 чәй калагы шикәр комы, 3 аш кашыгы майонез, 5 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы камыр көпшәкләндергеч, чама белән он.

Эчлек өчен: казның эч-башлары, сыер ите яки каз ите, бәрәңге, суган, тоз, борыч, 2 стакан шулпа яки кайнаган су.

Камыр басарга һәм өстенә тастымал ябарга. Камыр "ял" иткән арада эчлек әзерләргә. 

Бәрәңге белән сыер итен эрерәк шакмаклап, ә суганны вак итеп турарга, каз муенын, тәпиләрен, бүтәкәсен вакларга, канатларны бөтен килеш алырга. Эчлеккә тоз һәм борыч салып болгатырга. 


Камыр җәеп, бәлеш ясарга. 180 градуска кадәр кызган газ мичендә 2 - 2,5 сәгать пешерергә.


Бәлеш бер сәгать пешкәч шулпа салырга һәм пешереп бетерергә. 

Табынга биргәндә тәлинкәгә эчлеген һәм бәлеш тышын салып бирергә. 


"Бәлеш төбен ашамасаң, йоклый алмыйсың", - дип тә әйтәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100