Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Катлы җимеш пирогы

Чәй янына җимешле катлы пирог бик тәмле булачак.

news_top_970_100
Катлы җимеш пирогы
Камыр өчен: 200 грамм атланмай, 100 грамм шикәр комы, 1 йомырка бөтен килеш, икенчесенең сарысы, 350-400 грамм он, 1 чәй кашыгы көпшәкләндергеч.  
Эчлек өчен: күрәгә, 2 аш кашыгы шикәр комы, 4-5 аш кашыгы кайнар су.
Эчлек бик сыекта, каты да булмаска тиеш.
Шушы ук тәртиптә икенче кат өчен кара җимеш әзерлибез. 
Эш барышы: камырны кул, миксер белән түгел бәрәңге төйгече белән эшлибез. Кул белән эшләгәндә кулның җылысында май эри.  
Майны шакмаклап турыйбыз, шикәр комын салып май белән бутыйбыз, 4 аш кашыгы он салып валчык хасил булганчы уабыз.
Бер йомырканы шул килеш, икенчесенең сарысын гына салып болгатып алабыз.
Калган онга көпшәкләндергеч салып бетереп, камырны басарга. Артык йомшак булса 4-5 аш кашыгы онны кушарга була. Суыткычка куйгач камыр бераз гына катыбракта китә.
Өч кисәккә бүлеп, кисәкләрне аерым азык плёнкасына төреп ярты сәгатькә суыткычка куябыз. 
 Камырның зур кисәген табага кул белән җәябез. Күрәгәле катнашманы салабыз, өстенә икенче иң кечкенә камыр кисәген җәябез. Кара җимешле эчлекне салып тигезләп чыгабыз. 
Иң өскә калган камырны җәеп, бераз гына валчык (йомшартылган акмай, он, шикәр комы) сибеп, берничә урыннан чәнечке белән тишкәләп 180 -170 градуска кадәр кызган духовкага куеп пешерәбез. 
"Мондый камырдан пирог ясагач, духовкага куяр алдыннан, өстенә шикәр комы сибегез", - дип киңәш бирә Минзәләдән Тәския Вәгыйзова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100