Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Катлы алма бәлеше рецепты

Алмалар алланган чакта алма пирогы пешерергә яратам. Аның да гадиен түгел, катлы-катлысын, юка тышлысын. Бу рецептны миңа, берничә ел элек, Илеш районы Кадер авылыннан Альбина Шәрипова биргән иде. Шуннан башлап, алма пирогын башка төр рецепт буенча пешергәнем дә юк.

news_top_970_100
Катлы алма бәлеше рецепты
Бу пирог "Терентьевка" яисә "Антоновка" сортлы алмалардан аеруча тәмле килеп чыга. Мин дә пирог өчен алманың нәкъ шундый сортлыларын гына сайлыйм.

Алманы тураганчы башта камырын басам (монысын алма караймасын өчен шулай эшлим).

Ярты стакан сөткә 3 аш кашыгы үсемлек мае, 1 йомырка, чеметем тоз белән шикәр комы, ярты чәй калагы камыр йомшарткыч салам да, бик үк каты итми генә камыр басам.

 Аны полиэтилен капчыкка алып куям да, алма турарга керешәм. Анысын бетергәч, камырны 3 өлешкә бүләм. Башта шуның берсен духовка табасына җәеп салам да өстенә алма тезеп чыгам. Аңа мул гына итеп шикәр комы һәм бераз гына манный сибәм. Шуннан өстенә икенче кисәк камырны җәеп ябам да, тагын туралган алма тезәм. Беренче каттагы кебек үк, шикәр комы белән манный да сибәм. Аннан инде өченче кисәк камырны юка гына җәеп өстенә каплыйм. Соңыннан читләрен матур гына итеп чеметеп чыгам.

Пирогны 25-30 минутка мичкә озатам. 15 минут чамасы үтүгә, аш-су бүлмәсенә гади сүз белән язып аңлата алмаслык алма исе тарала башлый. Пирогны мичтән йөзе килә башлау белән үк алам (кемгә ничектер, минем үземә аның сүрәнрәк пешкәне ошый). Алма пирогы, гадәттә, суынгач тәмле була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100