Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Карлыган кайнатмасы - кышкылыкка витамин әзерләп куюның менә дигән ысулы

Карлыган кайнатмасын бар кеше дә яратып бетерми. Кечкенә чакта әби безгә «Карлыган ашагыз», - дип аптыратып бетерә иде. Ә аның файдасы башка җиләк-җимешкә караганда күбрәк икән.

news_top_970_100
Карлыган кайнатмасы - кышкылыкка витамин әзерләп куюның менә дигән ысулы
Карлыганны кышкылыкка саклауның иң киң кулланылган ысулы - ул аның кайнатмасы. Анда бик күп файдалы матдәләр бар: макроэлементлар – калий, натрий, кальций, магний һәм фосфор, 
микроэлементлар – тимер, йод, марганец, фтор, цинк, бакыр, кобальт, E, С, В2, В1, Р һәм К витаминнары бар.


Ә кайнатма ясауның күп төрле ысуллары бар. Сезгә шуларның берсен тәкъдим итәбез:

1 кг кара карлыганга, ярты кг шикәр һәм ярты литр чиста су кирәк. Ярты кг шикәрне ярты литр чиста суга салып кайнатып чыгарабыз (болгатып торырга кирәк). Әзер ширбәткә карлыганны салабыз һәм 15 минут кайнатабыз (алма кушсаң тәмлерәк тә була). Өстенә чыккан гөбекне алырга онытмаска кирәк. Соңыннан әзер банкаларга салып куябыз.


Кара карлыганның желесы да бик тәмле була.

Аны ясау өчен ярты литр кайнаган суга 1 кг карлыганны чистартып, юып салабыз һәм ике минут кайнатабыз. Кайнар карлыганны дуршлаг аша изеп чыгарабыз. 2,5 кг шикәр салып берничә минут кайнатабыз. 

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100