Кара җимеш бәлеше

30 март 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Казанда яшәүче Әлфия Газизовадан кара җимеш бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 400 г сөт яки кайнаган су, 30-40 г чүпрә, 2 йомырка, 12 г тоз, 50 г шикәр комы, 50 г май, чама белән он.

Камырны татлы ашлар өчен изгәндә, чүпрәне җылымса суда яисә сөттә изәләр дә шикәр, май, тоз өстәп яхшылап болгаткач, бөтен онны салып басалар. Кабарганда камырны 2-3 тапкыр баскалап төшерәләр. Яңадан кабарып кире төшә башласа, камыр өлгергән була.

Эчлек өчен төше алынган кара җимешне иттарткычтан чыгарырга, шикәр комы кушарга, яхшылап болгатырга. 

Фикерләр








Аш-су

Шомырт компоты

Сабада яшәүче Исмегөл ападан шомырт компоты рецептын тәкъдим итәбез.

Аш-су

Кетердәп торган итеп кыяр тозлау ысулы

Бик күп хуҗабикәләр: "Кыяр тозлаган идем, агарды, атты", дип зарлана. Җырчы Лилия Хәмитова уңышлы, кетердәп торган итеп кыяр тозлау ысулын өйрәтте. 

Аш-су

Җырчы Лилия Хәмитовадан алмадан как ясау рецепты

Август - табигать нигъмәтләренә, яшелчә һәм җиләк-җимешкә иң бай вакытларның берсе дисәк, һич ялгышмабыз. Игътибар иткәнсездер, алма быел аеруча күп булды. Юл читләрендә дә адым саен диярлек алма саталар. Әле аның да ниндие генә юк, кызыл, яшел, сары – үз бакчаңда булмаса, сатып алырга да мөмкин. Хәзер барлык хуҗабикәләрне, бер сорау борчый: алмадан нәрсә эшләргә була? Шуңа күрә как ясау сере барлык хуҗабикәләргә ярап куяр дип уйлыйбыз. “Интертат” хәбәрчесе җырчы Лилия Хәмитовадан алмадан как ясау рецептын белеште.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла