Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Караҗимеш һәм куертылган сөт белән пирог

Бу камыр катлы пироглар, гөбәдия, сметанниклар өчен бик яхшы була.

news_top_970_100
Караҗимеш һәм куертылган сөт белән пирог
Песочный камыр өчен: 50 грамм чи яки 11 грамм коры чүпрә, 300 г каймак, 250 г ак май (йомшак кына, эретмәгез), 2 йомырка, 0,5 бал кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 кг чамасы он.

Ике пирог өчен эчлек: 250 грамм каймак, 250 грамм куертылган сөт (сгущенка), 2 йомырка, 500 грамм төшсез кара җимеш, әстерхан чикләвеге.

1) Караҗимешне чистартып, бераз су салып йомшаттым. Иттарткычтан чыгардым. Куерак булса кабат бераз су өстәгез, балсыз булса шикәр комы. 

2) 2 йомырканы миксер белән күперттем. Каймак һәм куертылган сөтне (сгущенканы) салып болгаттым. Баллырак яратсагыз бераз шикәр комы салыгыз. 

3) Камыр җәеп табага салдым. Өстенә иң элек караҗимешне сыладым. Аннан сгущенкалы сыеклыкны, соңыннан әчтерхан чикләвеген ваклап сиптем.

4) Пирогның кырларына матур итеп башак ясадым.

Чәйләрегез тәмле булсын!!!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100