Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Кабык"лы балык

Балык филесы өстенә кара ипидән ясалган массаны ягып пешергәч, ул кабык белән капланган кебек була. Шуңа күрә бу рецепт буенча пешкән телапияне "кабыклы" балык дип атыйк.

news_top_970_100
"Кабык"лы балык
Алты кисәк бер уч зурлыгындагы телапия балыгы филесы, тоз, борыч, 100 грам чамасы кара ипи, 3 йомырка, 50-60 грамм каты сыр, ярты лимон, 3 кашык үсемлек мае, 3 кашык майонез. 
 
Телапия балыгы филесын бераз эретәбез, тоз, борыч сылыйбыз да, кырыйга алып куеп торабыз.


Кара ипине блендерда ваклыйбыз, йомыркаларны кушабыз, сырны уып салабыз, майонез, үсемлек мае өстибез һәм яхшылап болгатабыз. Шушы массаны балык кисәкләре өстенә тыгызлап ябыштырып чыгабыз. Берничә тапкыр пешереп карагач, кабыкның калынлыгын һәркем үз тәменчә ясый. Кемгәдер калынрак ошаса, башкалар юкарагын үз итәр.


Табага үсемлек мае агызабыз, күп итеп суган, сарымсак турап салабыз. Өстенә "кабыклы" балыкларны тезәбез. 


Духовкада 250 градус кызулыкта 30-40 минут пешерәбез. Духовканың өске яктан да җылыту мөмкинлеге булса, пешерү вакыты бераз кими. Ләкин ашыктырмагыз, ипләп кенә, соклары чыгып кына пешсен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100