Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кабаклы камырдан эремчекле-кабаклы пәрәмәч

Бу ризыкта камырга да кабак, эчлеккә дә кабак кушылган. Тәмле килеп чыкты.

news_top_970_100
Кабаклы камырдан эремчекле-кабаклы пәрәмәч
Иң беренче эш итеп кабакны пешерергә, аны суытып изгәч, ул 1 стакан булырга тиеш.

Чи чүпрәне 1 аш калагы шикәр комы белән болгатырга, 1 стакан җылымса сөт салып болгатырга һәм җылы урынга куярга

Аерым савытка изелгән кабак, 1 йомырка, кибет каймагы, тоз, ярты кап йомшарган май, 4 аш калагы шикәр комы салып болгатырга. Аннары кабарган чүпрә һәм он өстәп камыр басарга.

Эш барышында камырга ике уч сыек май куштым. Камыр кулга ябышыр ябышмаслык иде, шуны кырлары майланган савытка салып кабарырга куярга. 
  
Бер кабарып менгәч, кабаттан баскалап куярга. Кабаргач, кисәкләргә бүлеп, фотодагыча ясарга.


Эчлеккә угычтан кырылган кабак, эремчек, шикәр комы, бер йомырка сарысы, крахмал катнашмасы салырга.  Өстенә, йомырка сарысына сөт кушып, сөртергә.

 

Мичтә өсте килгәнче пешерергә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100