Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кышка салатлар һәм яшелчә тозлау рецептлары

"Әтнә таңы" газетасы хезмәткәрләреннән кышка салатлар, тозлы кыяр һәм помидор рецептларын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Кышка салатлар һәм яшелчә тозлау рецептлары
Мөхәррир Гөлнар Мөхәмәдҗановадан “Рассольник” рецепты.

Әлеге салат бары тик аш өчен генә. Кыш көне тиз арада аш пешереп алырга туры килсә, әлеге әзер рассольникны гына салып җибәрергә кирәк. 

Салат өчен кирәкле әйберләр: кыяр, помидор, суган, кишер һәм 700 яки 800 грамм арпа ярмасы кирәк булачак.

Иң элек арпа ярмасын 10 минут аерым пешереп алырга. Аерым савытка 2,5 килограмм чистартылган кыяр, 700 грамм суган, 800 грамм кишер, 1,5 килограмм помидор турап сала торырга. Аннары алар өстенә ярманы салырга.

Әлеге катнашмага 10-15 данә кара борыч, 2 стакан су, 400 грамм симәнке мае, 6 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы тоз, 2 данә лавр яфрагы һәм дә 150 грамм аш серкәсе салырга.

45 минут пешерергә дә, банкаларга тутырып куярга.

Баш хисапчы Нурия Фәйзрахмановадан кыяр тозлау рецепты.

Эш тәртибе: Иң элек кыярларны 4 сәгатькә салкын суга салып куярга. Судан алгач, тагын бер тапкыр яхшылап кыярларны юарга. Аннары 3 литрлы банкаларны духовкада стерильләштерергә. Капкачларны суда кайнатып алырга. 

Стерильләштергән 3 литрлы банкаларга 10 данә кара түгәрәк борыч, 3 данә канәфер, 1 лавр яфрагы, 3 данә карлыган яфрагы, 2 данә чия яфрагы, 3 баш тырнак сарымсак, 1 зонт укроп, керән яфрагы (бер зур яфракны 4-5 банкага бүлеп салам) һәм керән тамыры (бер банкага баш бармак калынлыгында), 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы тоз салырга. Банкаларга кайнаган су салып, ярты сәгать тотарга. Ул вакыт аралыгында кайнарга су куярга. Аннары кайнаган суга чүпрәк куеп, банкаларны 20-25 минутка акрын утта, парда тотарга. Су куыклары өскә менә башлагач, банкаларны алырга, 0,75 граммлы рюмка белән аш серкәсе салырга. Аннары капкачларны ябып, банкаларны каплап, төреп куярга.



Журналист Фәридә Филатовадан "Солянка" рецепты.

Ингредиентлар: 2 килограмм кәбестә, 2 килограмм помидор, 1 килограмм суган, 1 килограмм кишер.

Кәбестәне, помидорны, суганны ваклап турарга. Суганны ярымбоҗралап яки кем ничек ярата шулай турарга. Кишерне эре угычтан уарга. Яшелчәләр әзер булгач катнашманы зур кәстрүлгә салырга, 0,5 грамм үсемлек мае, 2 аш кашыгы тоз, 11 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы аш серкәсе, 11 бөртек кара борыч һәм 5 лавр яфрагы салып утка куярга. Кайнап чыкканнан соң нәкъ бер сәгать кайнатырга һәм банкаларга тутырып, капкач белән ябып куярга.  Бу солянкага гөмбә дә кушарга мөмкин. Тик аны башта 15 минут тирәсе пешереп алырга кирәк. 

Реклама буенча белгеч Гүзәл Галимҗановадан помидорны телемләп тозлау рецепты.

Тозлык: 3 литр суга 100 грамм тоз, 200 грамм шикәр комы.

Стерильләштерелгән 700 граммлы банкалар төбенә 1 тырнак сарымсак, 1-2 кара түгәрәк борыч, 1 лавр яфрагы салырга, уртача зурлыктагы помидорларны 4кә бүлеп, суганны божралап чиратлаштырып тутырырга һәм өстенә укроп (зонтик) салырга һәм тозлык агызырга. "Су мунчасы"нда 10-15 минут тоткач, 1 аш кашыгы аш серкәсе салып ябып куярга.



Кышка "Витаминлы" салат

Кирәк: берәр килограмм кәбестә, кыяр, болгар борычы, помидор, кишер.

Эшләү тәртибе: барлык яшелчәләрне озынча итеп турап, тәменчә тоз салып болгатырга һәм парландырылган 1 литрлы банкаларга тыгызлап тутырып, өсләренә кайнатып алган тимер капкачларны каплап (бормыйча) "су мунчасын"да 1 сәгать пешереп алырга.


Аннары капкачларын ябып, әйләндереп, җылы итеп төреп, суынганчы тотарга.

Кыш көне кулланыр алдыннан суган һәм сыек май өстәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100