Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кәтлит белән кыстыбый

Кәтлит белән кыстыбыйны һәркем үзенчә ясый. Мин дә үзем яратып ясый торган рецептны тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Кәтлит белән кыстыбый
Камыр өчен: ярты стакан кайнар су, ярты стакан салкын су, 3 аш кашыгы тәмле майонез, бер чеметем тоз, он.

Кыстыбый эчлеге: бәрәңге, суган, тоз, борыч, сөт, атланмай.

Камырның ингредиентларын салып басарга, коры табада пешерергә. Бу камыр катып та китми, пешкәч сынмый да.

Эчлек өчен тозлы суда пешкән бәрәңгене изәргә, кайнар сөт, борыч, атланмайда кыздырылган суган салырга һәм яхшылап изәргә. Аннары камыр эченә боламык җәяргә һәм атланмай белән майларга.

Кәтлит өчен: 300 г сыер итеннән фарш, 1 эре суган, тоз, борыч, 2 кисәк сөттә җебетелгән батон, 1 аш кашыгы манный ярмасы. Барлык ингредиентларны салып яхшылап болгатырга һәм ярма бүртсен өчен 15 минут тотарга. Кайвакыт кәтлит таралып яки ярылып китә, ә манный ярмасы формасын саклаячак.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100