Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Катлы камырдан чәй ашы рецепты

Бу ризыкны гади әче камырдан да ясарга була, мин өйдә ясалган катлы камырдан пешердем. 

news_top_970_100
Катлы камырдан чәй ашы рецепты
200 мл җылы сөт, 15 грамм чүпрә салып апара ясарга. Ярты сәгатькә ял итәргә куярга. 



Камырны 60 грамм атланмай, 3 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы каймак, 100 мл тирәсе җылы су салып басарга. Кабаргач шарчыклар ясарга, уртача җәймә җәяргә. Җәемгә бүлмә температурасында йомшарган атланмайны ягарга, өстенә янә җәймә, янә май. Шундый тәртиптә эшләп бетерергә. Чама белән 180-200 грамм май кирәк булачак.


Катлы камырны рулет итеп төрергә һәм 1 сәгатькә суыткычка куярга.

Аннары камыр җәяргә, шикәр комы һәм мәк сибеп янә рулет ясарга. Уртача кисәкләргә бүләргә дә майлы табага тезәргә. 

 
Чәй ашларын кабартырга, йомырка сарысы белән майларга һәм духовкага куярга. Өсте килгәч алырга.

 

Чәйләрегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100