Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Күбекле алма бәлеше рецепты

Теләче районы Иске Җөри авылында яшәүче Гөлчәчәк Каримуллинадан күбекле алма бәлеше рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Күбекле алма бәлеше рецепты
Камыр өчен: 200 мл җылымса сөт, 200 мл җылымса су, 7 гр коры чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 4-5 аш кашыгы сыек май, 1 чәй калагы майонез

Гадәти генә итеп пирог ясыйбыз. Камырны җәеп табага куярга, туралган алмаларны тезеп чыгарга, алма өстенә кесәл сибәргә, шикәр комы өстәргә (алманың әчелегенә карап) эретелгән атланмай салырга.

"Мин кабыгын чистартмадым, кирәгенчә турап, шикәр комы, ванильле шикәр кушып болгатып куйдым, бераз суы чыккач, чамалап кына сыер мае салып газ өстендә болгата-болгата пешердем. Алмалар үзенчә бертөрле йомшак итеп, карамель рәвешендә пешә. Пирогка салганчы суытырга кирәк. Әче камырны майланган биек табага салабызда, әзер алманы салып, камыр пешкәнче духовкада пешереп алабыз", - дип язган хуҗабикә.

Пирогның аслары килгәч алып, шикәр комы белән күпертелгән йомырка агын алмалар өстенә сыларга. Яңадан бер 5-7 минутка духовкага озатырга. Пирогның өстен артык кызартмау шарт. Бәлешне суытып кисәргә кирәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100