Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исмегөл ападан рататуй рецепты

Исмегөл апа Зәйнуллина үз сәхифәсендә бакчада яңа өлгергән яшелчәләрдән пешерелгән рататуй рецептын тәкъдим иткән.

news_top_970_100
Исмегөл ападан рататуй рецепты
Ингредиентлар: ит фаршы, 2 баклажан, 2 ташкабак, 2 болгар борычы, 3 бәрәңге, томат согы, тоз, борыч, тәмләткечләр, үсемлек мае.

Суган белән бергә иттарткычтан чыгарылган ит фаршын яхшылап изәргә, кечкенә һәм бик калын булмаган кәтлитләр ясарга һәм табада кыздырырга.

Баклажанны түгәрәк кисәкләргә кисеп, берничә минутка тоз сибеп калдырырга, аннары майлы табада кыздырып алырга.

Ташкабак, татлы борыч, бәрәңгене дә түгәрәкләп кисеп, һәрберсен майда аерым кыздырып алырга. 

Табага кәтлит, ташкабак, баклажан, бәрәңге, татлы борычны рәт буенча тезеп барырга, тоз, борыч, тәмләткечләрне салырга, томат согы агызырга да өстен каплап, 40 минутка духовкага пешерергә куярга. 

30 минуттан соң табаның өстен ачып пешерергә.

Тәмле булсын! 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

РАТАТУЙ Ит фаршы 2 баклажан 2 кабачки 2 болгар борычы 3 бэрэнге Томат согы Тоз Борыч Тэмлэткечлэр Сыек май Суган белэн бергэ иттарткычтан чыгарылган ит фаршын яхшылап изэргэ, кечкенэ хэм бик калын булмаган котлетлар ясарга хэм табада кыздырырга. Баклажанны тугэрэк кисэклэргэ кисеп, берничэ минутка тоз сибеп калдырырга, аннары майлы табада кыздырып алырга. Кабачки, болгар борычы, бэрэнгене дэ тугэрэклэп кисеп, хэрберсен майда аерым кыздырып алырга. Табага котлет, кабачки, баклажан, бэрэнге, болгар борычын рэт буенча тезеп барырга, тоз, борыч, хэркемнен узенэ ошаган тэмлэткечлэрне салырга, остенэ томат согы агызырга да остен каплап, 40 минутка духовкага пешерергэ куярга. 30 минуттан сон табанын остен ачып пешерергэ.Тэмле булсын! #исмегульрецептлары #рататуй #бэрэнгеитяшелчэ

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100