Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исмегөл ападан пылау рецепты

Девзира дөгесе базарда җимешләр сатыла торган урында бар. Алардагы дөгеләр кызыл яки ак комлы була, шуңа күрә яхшылап юарга кирәк. Бу дөгеләрнең тәмнәре бөтенләй башка, бик тәмле. Пылауны мин шушындый дөге белән пешерәм. Агы да бик тәмле, таралып тора торган була.

news_top_970_100
Исмегөл ападан пылау рецепты
Пылау өчен: ярымбоҗралап туралган суган,  озынчага бик вак итмичә туралган кишер, туралган ит, девзира дөгесе, ногыт борчагы, тоз, борыч, тәмләткечләр - зира, барбарис, 15 данә йөзем җимеше, 4-5 данә өрек җимеше, 2 данә караҗимеш, 2 бөтен сарымсак, үсемлек мае, кайнамаган су.

Кичтән ногыт борчагын суга салып калдырырга, шулай итмәсәң, ул пешеп бетми, купме озак торса шулай яхшырак.

Кәстрүлгә үсемлек маен салып,  бераз кыздырырга, туралган суганны салып, кыздырып алырга. Туралган итне юып, суган өстенә салып, итнең үз согы бетә башлаганчы бик сүрән утта кыздырырга. Бераз тоз, борыч сибәргә. 

Кишер өстәп болгатырга һәм тагы бераз сүрән утта кыздырырга. Бераз кызганнан соң, кәстрүлне каплап пешереп алырга. 

Дөгене юып салырга (дөгене иттән күбрәк итеп салмыйм, фотодан күренгәнчә шул иткә бер стаканнан бераз гына арттырып салдым, 1,5 стакан ук булып җитмәде). Дөгене тигезләп җәйгәннән соң, өстенә бөтен сарымсакларны батырырга, тоз, тәмләткечләр сибәргә, йөзем җимеше, кара җимеш, өрек җимеше, алдан бүрттергән ногыт борчагын суыннан саркытып салырга да дөге күмелерлек итеп кайнамаган су агызырга.

Сүрән утта бераз кайнаганнан соң, зира, барбарис сибеп, пешереп бетерергә. Пешеп чыкканнан соң, өстен сөлге белән каплап 5-10 минут тотарга. 

Җимешләр пылауны берничек тә баллы итми, бары тик тәм өсти, сарымсак һәм башка тәмләткечләр белән кушылып пылауны тагын да тәмле итә. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ПЫЛАУ Ярымбожралап туралган суган Озынчага бик вак итмичэ туралган кишер Туралган ит Девзира догесе Ногыт борчагы Тоз Борыч Тэмлэткечлэр Зира Барбарис Йозем жимеше(15 шт) Орек жимеше (4-5 шт) Кара жимеш (2 шт) Ботен сарымсак (2 шт) Усемлек мае Кайнамаган су Девзира догесе базарда жимешлэр сатыла торган жирдэ бар. Алардагы догелэр кызыл яки ак комлы була, шуна курэ яхшылап юарга кирэк. Кызылы гына тугел агы да шундый. Лэкин тэмнэре ботенлэй башка, бик тэмле. Пылауны мин шушындый доге белэн пешерэм, агы белэн дэ. Агы да бик тэмле, таралып тора торган була. Кичтэн ногыт борчагын суга салып калдырырга, шулай итмэсэн, ул пешеп бетми, купме озак торса шулай яхшырак. Кэструлгэ усемлек маен салып, кыздырырырга бераз, туралган суганны салып, бераз майда кыздырып алырга. Туралган итне юып, суган остенэ салып, итнен уз согы бетэ башлаганчы бик сурэн утта кыздырырга, бераз тоз, борыч сибэргэ. Кишер остэп болгатырга хэм тагы бераз сурэн утта кыздырырга (нинди рэвешкэ килгэнен фотолардан карарсыз инде, вакытларын язып бармадым). Бераз кызганнан сон, кэструлне каплап пешереп алырга. Догене юып салырга (догене иттэн дэ кубрэк итеп салмыйм, фотодан кургэнчэ шул иткэ бер стаканнан бераз гына арттырып салдым, 1.5 стакан ук булып житмэде). Догене тигезлэп жэйгэннэн сон, остенэ ботен сарымсакларны батырырга, тоз, тэмлэткечлэр сибэргэ, йозем жимеше, кара жимеш, орек жимеше, алдан бурттергэн ногыт борчагын суыннан саркытып салырга да доге кумелерлек итеп кайнамаган су агызырга. Сурэн утта бераз кайнаганнан сон, зира, барбарис сибеп, пешкэнче сурэн утта экрен генэ кайнатып пешерергэ. Пешеп чыкканнан сон, остен солге белэн каплап бер 5-10 минут тотарга. Жимешлэр пылауны берничек тэ баллы итми, бары тик тэмле тэм ости, сарымсак хэм башка тэмлэткечлэр белэн кушылып пылауны тагы да тэмле итэ. Тэмле булсын! #исмегульрецептлары #плов #пылау #девзира

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100