Исмегөл ападан галета рецепты

8 ноябрь 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: https://www.instagram.com/p/B4Wc8EkoQqr/?igshid=1dn7b3i5yjfv8
Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл ападан эремчекле камырдан алма бәлеше ягъни галета пешерү рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 100 грамм эремчек, 1 йомырка, тәменчә тоз, 70 грамм чамасы атланмай, 10 грамм көпшәкләндергеч (разрыхлитель), 1 стаканнан бераз артыграк он.

Эчлек өчен: 4-5 алма, 50 грамм чамасы атланмай, тәменчә шикәр комы.

Эчлек өчен алмаларның үзәген алып турарга, табага атланмай салып эретергә, шуңа алма әче булмаслык итеп тәменчә шикәр комы салып, болгатып эретергә, бераз кызгылт төс кергәнче болгатып торырга.

Аннары алмаларны өстәп, болгатып пешереп алырга.

Барлык ингредиентларны салып, камыр ясарга. 

Табага махсус кәгазь җәяргә, өстен майларга. Камырны тигез итеп түгәрәкләп җәяргә, камыр йомшак була. Шунын өстенә табадагы алманы соклары белән бергә түгәрәкләп тезеп чыгарга. 
Камырның кырыйларын алма өстенә күтәртеп чыгарга да тигезлэп, матурлап җибәрергә. 

Духовкага пешерергә куярга, озак пешми. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ГАЛЕТА Камыр 100 гр эремчек 1 кукэй Тэменчэ песок 70 гр тирэсе ак май 10 гр. разрыхлитель 1 стаканнан бераз артыграк он Эчлек 4-5 алма 50 гр. чамасы ак май Тэменчэ песок Эчлек очен алмаларнын узэген алып турарга, табага ак май салып эретергэ, шуна алма эче булмаслык итеп тэменчэ песок салып, болгатып эретергэ, бераз кызгылт тос кергэнче болгатып торырга. Аннары алмаларны остэп, болгатып пешереп алырга. Камыр очен барлык катнашмаларны салып, камыр ясарга. Табага махсус ризыклар очен кэгазь жэергэ, остен майларга да камыр тигез итеп тугэрэклэп жэяргэ, камыр йомшак була. Шунын остенэ табадагы алманы соклары белэн бергэ тугэрэклэп тезеп чыгарга. Камырнын кырыйларын алма остенэ кутэртеп чыгарга да тигезлэп, матурлап жибэрергэ. Духовкага пешерергэ куярга, озак пешми. Тэмле булсын! #исэнсауашаргаязсын #исмегульрецептлары #галетасяблоками

Публикация от Исмегуль (@ismegull)


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла