Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исмегөл ападан эремчек пирогы рецепты

Исмегөл апа инстаграмдагы сәхифәсендә эремчек пирогы рецепты тәкъдим итте.

news_top_970_100
Исмегөл ападан эремчек пирогы рецепты
Камыры: 200 гр сыер мае, 1 ст җылы сөт, 3 йомырка, 4 аш кашыгы үсемлек мае, 2 аш кашыгы майонез, 4 аш кашыгы шикәр комы, ярты пачка "Люкс" чүпрәсе (кечкенә пачка), тәменчә тоз, кирәгенчә он.

Барысын бергә болгатып, камыр ясарга. Камырны ясау белән пешерергә, күпертергә кирәкми. 

"Шушы камыр рецепты белән 3 таба пирог чыга. Мин өчкә бүлеп, бер өлешеннән пешерәм һәм калганын суыткычка куеп торам. Кирәк вакытта әзер була", дип киңәш итә Исмегөл апа.

Эчлеге: 500 гр эремчек, 250 гр каймак, 4 йомырка, 5 аш кашыгы шикәр комы, 6 аш кашыгы сыер мае.

Башта йомырканы миксерда яхшылап болгатырга, шуңа каймак, шикәр комы һәм эремчекне өстәргә, май өстәп, ныгытып болгатырга.

Камырны табага җәеп, эчлекне салып, пешерергә куярга. 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ЭРЕМЧЕК ПИРОГЫ Камыры 200гр.сыер мае 1 ст жылы сот 3 йомырка 4 аш кашыгы усемлек мае 2 аш кашыгы майонез 4 аш кашыгы песок ярты пачка чуперэ люкс (кечкенэ пачка) Кирэгенчэ тоз, он Барысын бергэ болгатып, камыр ясарга. Камырны ясау белэн пешерергэ, купертергэ кирэкми. Шушы камыр рецепты белэн 3 таба пирог чыга. Мин очкэ булеп бер олешеннэн пешерэм хэм калганын суыткычка куеп торам, кирэк вакытта эзер була. Эчлеге 500гр эремчек 250 гр. каймак 4 йомырка 5 аш кашыгы песок 6 аш кашыгы сыер мае Башта йомырканы мексерда яхшылап болгатырга, шуна каймак, песок хэм эремчекне остэргэ, май остэп, ныгытып болгатырга. Камырны табага жэеп, эчлекне салып, пешерергэ куярга. Тэмле булсын! #исмегульрецептлары #пирог

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100