Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Исмегөл ападан бәрәңгеле-балыклы кәтлит

Исмегөл апаның инстаграмдагы сәхифәсеннән бәрәңге белән балыктан кәтлит рецептын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Исмегөл ападан бәрәңгеле-балыклы кәтлит
Ингредиентлар: балык, бәрәңге боламыгы, суган, петрушка, яшел суган, сарымсак, 2 йомырка, тоз

Тоз салып, балыкны пешереп, сөягеннән араларга. Суда бәрәңгене пешерергә, суын саркытырга.
Пешкән балыкны шунда салып, бергә төяргә, шуңа сыер маенда кыздырып алган суганны, петрушка, яшел суган, сарымсак кыягын, 2 йомырка салып болгатырга.

Соус өчен: майонез, каймак, сарымсак, 2 йомырка,тоз, борыч, яшел үләннәр.
  
Майонез, каймак, сарымсак, йомырка, яшел суган, тоз, борыч салып болгатырга. 

Бәрәңгедән кәтлитләр ясарга һәм әзер кәтлитләрне соуска манып, май салынган табада ике ягын сүрән утта кыздырып алырга. 

Кәтлитләрне тозлы кыяр, помидор кебек төрле яшелчәләр белән ашарга мөмкин.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

БЭРЭНГЕЛЕ БАЛЫКЛЫ КОТЛЕТ Балык Бэрэнге боламыгы Суган Петрушка Яшел суган Сарымсак 2 йомырка Тоз Тоз салып, балыкны пешереп, соягеннэн араларга. Суда бэрэнгене пешерергэ, суын саркытырга, пешкэн балыкны шунда салып, бергэ тояргэ, шуна сыер маенда кыздырып алган суганны, петрушка, яшел суган, сарымсак кыягын, 2 йомырка салып болгатырга. Соус Майонез Каймак Сарымсак 2 йомырка Тоз Борыч Яшел улэннэр Майонез, каймак, сарымсак, йомырка, яшел суган, тоз, борыч салып болгатырга. Бэрэнгедэн котлетлар ясарга хэм эзер котлетларны соуска манып, май салынган табада ике ягын сурэн утта кыздырып алырга. Котлетларны торле яшелчэлэр яки тозлы кыяр, помидор ише ризык белэн ашарга бик тэ тэмле.#исмегульрецептлары #котлеты #котлетысрыбой

Публикация от Исмегуль (@ismegull)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100